Бүген Казахстанның Атырау өлкәсе хәкиме Серик Шапкенов җитәкчелегендәге күпсанлы делегациясе Агентлыкта Татарстан Республикасының Бердәм презентация үзәгендә республиканың инновацияләр, продукция, сәнәгать, мәгариф һәм инвестицияләр турында белде. ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина үзара сәүдә мөнәсәбәтләрен ныгыту, производстволарны локальләштерү һәм технологияләр алмашу мөмкинлекләре турында сөйләде. Шулай ук кунакларны KazanForum га май аенда чакырдылар.
Серик Шапкенов: "Күп еллар без нефть-газ чимал регионы булдык. Хәзер эшкәртү сәнәгатенә һәм машина төзелешенә күчәбез. Без шина заводы төзедек, каучук җитештерү заводын «Татнефть» белән гамәлгә ашырачакбыз, бергәләп нефть-газ ятмаларын барлыйбыз. Махсус икътисади зона булдырдык һәм нефть химиясе линиясе буенча эшлибез, анда да без Татарстан тәҗрибәсен үзләштерергә телибез, сездә нефть чыгару гына түгел, машина төзелеше дә барлыгын беләбез. Безгә үз предприятиеләребезне алга таба да үстерергә кирәк, өстәвенә, безнең Татарстан белән уртак якларыбыз күп".
Делегация визиты программасында: Татарстан предприятиеләрендә, Иннополис шәһәрендә булу, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу.