Бүген, Петербург халыкара икътисадый форумының йомгаклау көнендә, Һиндстаннан Россия белән хезмәттәшлек итәргә теләгән бизнес-бергәлек вәкилләре делегациясе белән очрашу булды. Агентлык җитәкчесе урынбасары Мария Кривенкова Татарстан стенды кунакларына республиканың инвестицион климатын тәкъдир итте һәм илнең башка субъектлары алдында аның өстенлекләре турында сөйләде.
Потенциаль инвесторларны күбесенчә дәүләт ярдәме чаралары, инвестиция проектларын кадрлар белән тәэмин итү, шулай ук R&D (инновацияләр һәм аларны гамәлгә кертү) өлкәсендә уртак инициативаларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре кызыксындыра.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать кластеры идарәсе рәисе Сергей Майоров һәм Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитетының дәүләт программасын үстерү һәм гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Айрат Гыйльмиев катнашты.