Бүген Татарстан Республикасы стендында Агентлык җитәкчесе урынбасары Мария Кривенкова Кот-Д 'Ивуар Республикасының инвестицияләрне үстерү үзәге җитәкчесе белән очрашты, ул Татарстан белән хәләл продукция китерү һәм ит эшкәртү буенча уртак производстволар булдыру юнәлешендә хезмәттәшлек итәргә теләвен белдерде.
Үзәк вәкилләрен республиканың үз азык-төлек иминлеген тәэмин итү тәҗрибәсе һәм Татарстанның икътисадый күрсәткечләре таң калдырды.