Беренче мәйданчыкларның берсе «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе булды, ул уникаль осталык үзәгендә ачылды. Биредә республика бүген горурлана торган барлык нәрсәләр бар: сәнәгать, заманча технологияләр, медицина, мәгариф, туризм һәм социаль проектлар.
100гә якын компания һәм оешма үз эшләнмәләрен күрсәтә, ә ачык мәйданчыкта кунаклар 30 берәмлек техниканы күрә ала — Ансат-М вертолетыннан һәм КАМАЗ автомобильләреннән алып «Атом» электромобиленә кадәр.
Саммитның барлык көннәрендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы командасы чит ил делегацияләре һәм бизнес вәкилләре белән эшләячәк, республиканың инвестицион потенциалын, гамәлдәге ярдәм чараларын һәм Татарстанда уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен тәкъдир итәчәк. Халыкара партнерлар өчен бу төбәкнең өстенлекләре белән якыннан танышу мөмкинлеге, ә Татарстан өчен — хезмәттәшлекне һәм яңа эшлекле багланышларны үстерү өчен тагын бер мәйданчык.
15-19 июньдә — саммитта катнашучылар өчен «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе ачык.
20-21 июньдә экспозицияне Казан халкы һәм кунаклары карый алачак.