«Invest in Tatarstan» Халыкара кышкы форумының беренче көне эше кысаларында «Хезмәт индустриясе һәм бизнес-процессларны аутсорсинглау» түгәрәк өстәле үтте.
ЯАҖ «Кредит Европа Банк» Вице-президенты Мете Джанболат, Courtyard Marriott Kazan Kremlin Генераль директоры Алекс Нурок, Creative Project Генераль директоры Серкан Гезер, ICL-КПО ВС Генераль директоры урынбасары Евгений Степанов һәм Zest-Personal Генераль директоры Надия Каюмова спикерлар рәвешендә чыктылар.
ЯАҖ «Кредит Европа Банк» Вице-президенты Мете Джанболат катнашучыларга Татарстан Республикасында банк эшчәнлеген тәкъдим итте.
Courtyard Marriott Kazan Kremlin Генераль директоры Алекс Нурок уртаклашу кысаларында ни өчен үзенең кунакханәсен урнаштыру өчен Казан шәһәрен сайлавы турында белдерде. Алекс Нурок сүзләре буенча, Казанда күп төрле кунакханәләр урнашкан, аэропорт яңартылган һәм яңа юллар төзелгән. Courtyard Marriott Kazan Kremlin Генераль директоры билгеләгәнчә, Казанда, шулай ук, кайбер авырлыклар бар. Алар арасында зур һәм мөһим чараларны аз үткәрү, эшчеләр арасында инглиз телен белмәү һәм кунакчыллык өлкәсендә белем курслары җитмәү. Алекс Нурок билгеләгәнчә, «СМАРТ Сити Казан»да Кунакчыллык һәм менеджмент университеты төзелеше булган хәлне яхшыртачак.
ICL-КПО ВС Генераль директоры урынбасары Евгений Степанов чыгыш барышында компания эшчәнлеге турында сөйләде. Ул мәгълүмати технологияләр өлкәсендә консалтинг буенча комплекслы чишелешләр һәм хезмәт, проектлау, мәгълүмати системаларга хезмәт күрсәтә. Хәзер аңа мәйданнар һәм кадрлар җитми. Ул, шулай ук, 2008-2017 елларга компаниянең Үсеш планын тәкъдим итте.
Үзенең компаниясе эшчәнлеге турында Creative Project Генераль директоры Серкан Гезер сөйләде. Компания Казанда 2004 елда проектлы фирма рәвешендә барлыкка килде һәм Россия Федерациясе һәм Казахстан территориясендә торак йортлар, медиа-үзәкләр, белем комплекслары, сәүдә һәм бизнес үзәкләр, кунакханәләрне проектлау белән шөгелләнә. Creative Project Генераль директоры чыгышы компаниянең Астана, Ижевск, Сочи, Мәскәү, Тюмень, Стамбулда эшләнгән проектлар фотографияләрен күрсәтү белән үтте.
«Хезмәт индустриясе һәм бизнес-процессларны аутсорсинглау» түгәрәк өстәл уртаклашуында соңгы булып Zest-Personal Генераль директоры Надия Каюмова чыгыш ясады. Аның сүзләре буенча, Татарстанда IT-белгечләр аз. «Бу проблеманы чишер өчен яшьләрне техник факультетларда укырга чакырырга кирәк», - дип Надия Каюмова белдерде.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте