Бу елда махсус игътибар инвестицион, инфраструктур проектларны тормышка ашыру буенча үсеш институтларының дәрәҗәара хезмәттәшлеге, дәүләт-шәхси партнерлык механизмнарын куллану белән проектлар оештыру сорауларына бирелде.
2014 елның 2-3 апрелендә Екатеринбургта үтәчәк форумны Россия Федерациясенең региональ үсеш министрлыгы, Свердловск өлкәсе хөкүмәте, Урта Урал үсеше Корпорациясе, Евразия үсеш банкы һәм Инвестицияләр һәм экспорт кредитларын саклау Россия агентлыгы оештыра.
Форумны, шулай ук, түбәндәгеләр якладылар: Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясе (WAIPA), «Россиягә инвестицияләгез» Милли инвестицион агентлыгы, Реконструкция һәм үсеш Европа банкы, «Эшлекле Россия» җәмгыяви оешмасы, Инвестицияләр һәм үсеш агентлыклары ассоциациясе, Индустриаль парклар ассоциациясе.
Институтлар үсеше икенче форумы үсешнең иң яхшы перспективалары һәм тәҗрибәләре буенча уртаклашу өчен региональ, федераль һәм халыкара үсеш институтларының махсус мәйдан булып торачак. Узган елга караганда Икенче форумда тәҗрибә белән аралашу өчен сораулар тематикасы киңәячәк, халыкара оешмалардан һәм агентлыклардан кунаклар саны артачак.
WAIPA Башкарма директоры Карлос Бронзатто форумда катнашачак. Бронзатто әфәнде форум кысаларында инвестицияләрне җәлеп итү буенча иң яхшы дөнья тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк түгәрәк өстәлендә катнашачак. Дискуссиядә, шулай ук, инвестицияләрне җәлеп итү һәм ярдәм итү Төркия агентлыгы, «Франциягә инвестицияләгез» һәм инвестицияләр һәм сәүдә Швейцария агентлыгы катнашырга чакырылды. Форумда, шулай ук, Форфас инновацияләр, эшмәкәрлек һәм сәүдә буенча Ирландия агентлыгы катнашачак. Аны Екатеринбургта Адриан Де Витт – конкурентлык һәм икътисади анализ бүлеге рәисе тәкъдим итәчәк.
Институтлар үсеше икенче форум эше кысаларында Эшмәкәрлек хокукларын саклау буенча Россия Федерациясе Президенты карамагындагы вәкил Борис Титов катнашачак. Бизнес-омбудсмен форумның пленар утырышында чыгыш ясачак. Анда ул эшкуарлар хокуклары буенча яңа вәкилләр институтының үсеш институтлары белән аралашуы турында сөйләчәк.
«Безнең илдә күп үсеш институтлары бар, алар һәр субъектта бар, һәм шундый уртаклашу региональ һәм муниципаль үсеш институтлары эшенә ярдәм итәчәк дип уйлыйбыз», - дип Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев билгеләде.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте