Татарстанга эш визиты белән Венгрия делегациясе килде

2014 елның 25 марты, сишәмбе

Иртәгә Казанда «Шаляпин Палас Отель» дә Татарстан-Венгрия бизнес форумы үтәчәк. Чараның модераторы Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе булды.

Татарстан Республикасына визиты кысаларында Венгрия делегациясен Венгрия Премьер-министры Аппаратының тышкы икътисади һәм халыкара мөнәсәбәтләр буенча сәркатибы, Дәүләт сәркатибы Петера Сийярто җитәкли. Делегация составына илнең дәүләт оешмалары җитәкчелеге һәм бизнес вәкилләре керделәр.

Бүген визитның беренче көне кысаларында вәкилләр Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать пулаты рәисе Шамиль Агеев, шулай ук, Камиль Самигуллин белән очраштылар.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында үткән очрашуда Агентлык җитәкчесенең Беренче урынбасары Роберт Галиуллин, Россия Федерациясендә Венгрия Тулы вәкаләтле һәм гадәттән тыш илчесе Иштван Ийдярто һәм Россия Федерациясендә Венгрия Сәүдә вәкиллеге башлыгы Дёрдь Палашти катнаштылар.

Очрашуда, шулай ук, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының Инвестицион проектларны алып бару һәм ярдәм итү бүлеге рәисе Артур Нигматулин, Агентлыкның дәүләт-шәхси партнерлык үсеше бүлеге рәисе Сергей Головин, Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе генераль директоры беренче урынбасары Айдар Абдрахманов һәм Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе генераль директоры урынбасары Җәүдәт Ахманов катнашты.

Яклар регионның инвестицион потенциалы һәм республика территориясендә тормышка ашырыла торган проектлар – «СМАРТ Сити Казан» һәм Иннополис турында сөйләде. Шулай ук Татарстанның сигез приоритетлы үсеш юнәлешләре, МИЗ «Алабуга», МИЗ «Иннополис», республиканың сәнәгать мәйданнары һәм индустриаль парклары тәкъдим ителде.

Дёрдь Палашти Венгрия хөкүмәте инициативасы буенча барлыкка килгән Сәүдә һәм инвестицияләр буенча Венгрия агентлыгы турында сөйләде. Бирелгән канун буенча идарәчелек белән премьер-министр Канцеляриясе карамагындагы эшли торган тышкы икътисади мәнәсәбәтләр һәм чит ил эшләр буенча дәүләт сәркатибы идарә итә.

Палашти әфәнде ассызыклаганча, ул киләчәк Татарстан-Венгрия бизнес форумы кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының Сәүдә һәм инвестицияләр буенча Венгрия Агентлыгы арасында хезмәттәшлек буенча уртаклашырга өметләнә. Ул, шулай ук, регионда Венгрия компанияләре өчен кызык булган проектлар булуын билгеләде.

Бердәм проектларны тормышка ашыру һәм үзара аралашуда кызыксынуын ассызыклап, Татарстан һәм Венгрия арасында хезмәттәшлек перспективалары турында Иштван Ийдярто белдерде.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International