Кытай бизнесменнары өчен Татарстан Республикасының инвестицион һәм икътисади потенциалы презентациясен үткәрделәр

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе

Пекинда урнашкан Россия Федерациясе илчелегендә үткән очрашуга Кытайның төрле өлкәләреннән берничә компанияләр вәкилләре катнашырга чакырылды.

«Без илчелектә шундый масштаблы һәм күңелле вакыйга үтүенә бик шат», - дип Татарстан делегациясен сәламләгәндә һәм презентацияне ачканда Кытайда Россия Федерациясенең Тулы вәкаләтле һәм гадәттән тыш илчесе Андрей Денисов белдерде.

Аның сүзләре буенча Татарстан - Россия Федерациясе составында уникаль республика булып тора. Үзенең үсеш дәрәҗәсе буенча ул төрле дөнья дәүләтләре белән конкурентлаштыра һәм зур икътисади мөмкинлекләр белән ия була.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов «СМАРТ Сити Казан» Халыкара инвестицион технополисы проектын тәкъдим итте һәм мәйданның инвестицион мөмкинлекләре турында сөйләде.

Татарстанның сәнәгый потенциалы презентациясе белән Татарстан Республикасының сәүдә һәм сәнәгать министры, вице-премьер Равиль Зарипов чыгыш ясады. МИЗ «Алабуга»ның өстенлекләрен зонаның Генераль директоры Тимур Шагивалеев тәкъдим итте. Татарстан Республикасының информатизацияләү һәм элемтә министры, вице-премьер Роман Шайхутдинов IT-шәһәр «Иннополис» проектын презентацияләде. Регионның авыл хуҗалыгында инвестицион мөмкинлекләре турында Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык министры,  вице-премьер Марат Ахметов сөйләде.

Презентация ахырында Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать пулаты һәм Кытай сәүдә пулаты арасында механо-техник продукциясен экспорт һәм импортлау буенча хезмәттәшлек турында кул кую церемониясе үтте.

Бүген үк Татарстан делегациясе чит илләр белән дуслык буенча Кытай милли җәмгыятен карадылар. Республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов Кытай милли химико-инжиниринг корпорациясе башлыгы белән очрашты һәм Пекинда урнашкан Россия илчегендә берничә эшлекле очрашуларны үткәрде.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International