«СМАРТ Сити Казан» һәм Иннополис – киләчәк технологияләрнең очрашу территорияләре

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

Казанның шәһәр-иярченнәре IX Казан венчур ярминкәсе кысаларында GALA очрашуда уртаклашу өчен тема булып торды.

Гадәт буенча ярминкәнең пленар утырышы алдында Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов чараның күргәзмә өлешен карады. Аның белән бергә Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе Башкарма директоры Альбина Никконен, ААҖ «Роснано» инфраструктур һәм мәгариф программалары фондының Генераль директоры Андрей Свинаренко, Россия венчур компаниясенең Генераль директоры Игорь Агамирзян һәм башкалар катнаштылар.

Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар өлкәсе, Польшадан компанияләре инициаторлары булган IX Казан венчур ярминкәсенең күргәзмәсендә 38 проект катнашты. Татарстан Республикасының экспонентлары составында Казан шәһәр-иярченнәре – Халыкара инвестицион технополисы «СМАРТ Сити Казан» һәм Иннополис.

Бөтен проектлар «Зур Казан» концепциясенең өлешләре булып тора, көннең икенче яртысында аерым чара - «Иннополис һәм Smart City – киләчәк технологияләрнең очрашу урыны». Спикерлар рәвешендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм МИЗ «Иннополис» инвесторлары белән эше буенча бүлеге рәисе Денис Исмагилов чыгыш ясады. Модератор IT-паркның Директоры Антон Грачёв булып торды.

Линар Якупов, GALA очрашуның катнашучыларына «СМАРТ Сити Казан»ны тәкъдим итеп, Татарстан Республикасының яңа инвестицион мәйданы – регионга талантлы кешеләрне  җәлеп итүче яшәү урыны булып тора дип билгеләде.

Дискуссия барышында дәүләт проектларын тормышка ашыруда катнашу һәм мәйданнарда дәүләт-шәхси партнерлык механизмнарын куллану, шәһәр-иярченнәрен булдыруның технологияләре кулланыла торган шәһәр-иярченнәрнең конкурентлылыгы һәм бизнеска керү өчен уңай шартларны булдыру буенча уртаклаштылар. Катнашучыларның берсе Татарстанда  «СМАРТ Сити Казан» һәм «Иннополис» проектларын тормышка ашыру өчен күп мөмкинлекләр булуын билгеләде. Икенчесе «СМАРТ Сити Казан»ның киләчәктә башка шәһәрләргә «акыллы» технологияләрне тапшыра алачак дип өметләнде. Шәһәрләр үсеше программаларын уйлап табу өлкәсендә белгеч билгеләгәнчә, Халыкара инвестицион технополисы алдагы үсешле территория була алачак.

«СМАРТ Сити Казан» стенды Казан венчур ярминкәсенең кунаклары арасында зур кызыксынуны тудырды – проектның транспорты, логистикасы, беренче объектларның төзелеш вакыты һәм бөтен проектны тормышка ашыру, яшәү зонасын булдыру һәм кластерлы үсеше турында сораулар бирелде.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International