«СМАРТ Сити Казан»ны тормышка ашыру Стратегия 2030 ны уйлап табу буенча сессиядә сөйләштеләр

2014 елның 3 октябре, җомга

«Инновацияләр, мәгълүмат, технологияләр» проектлы мәйданның утырышы Татарстан Республикасының Җәмгыяви-икътисади үсеш стратегиясенең 2030 елга кадәр әзерләнү кысаларында оештырылган.

Эшлекле сөйләшүләрдә Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, AV Group Идарә итүче партнёры Алексей Крыловский,  Татарстан Республикасының үсеш Корпорациясе, бизнес, махсус җәмгыяви һәм фән оешмалары вәкилләре катнаштылар.

Татарстан Республикасында IT өлкәсенең стратегик үсеше приоритетлары һәм хәле, Стратегия 2030 проектын формалаштыру буенча эш барышы турында сөйләштеләр. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов «СМАРТ Сити Казан» проектының үсеш стратегиясе һәм тормышка ашыру барышы турында сөйләде. Проектның төп максатлары арасында Татарстан Республикасының икътисадына инвестицияләрне җәлеп итү һәм регион икътисадының перспектив өлкәләре үсеше һәм стимульләштерү өчен уңай тирәлекне барлыкка китерү өчен шартларны булдыру, урынлы эшмәкәрлек активлыгын үстерү, «СМАРТ Сити Казан» территориясендә кеше һәм интеллектуаль капиталны формалаштыру һәм үстерү, эш, яшәү һәм ял итү өчен уңай шартларны булдыру билгеләнгән.

Иннополис шәһәр-иярчене проекты үсеше һәм аның үсеш стратегиясе турында ААҖ «Иннополис» Генераль директоры Игорь Носов тәкъдим итте. Стратегик сессиядә катнашучылар, шулай ук, республиканың инновацион системасының кадрлар сәясәте, проблемалар, үсеш бурычлары һәм приоритетлы максатлар, конкурентлыкны арттыруның мөмкин булган чаралары турында уртаклаштылар.

 

Фото: Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International