«ИНТЕРСКОЛ-Алабуга» яхшы, ышанычлы, заманча һәм иң мөһим – кыйммәт булмаган перфораторлар, дрельләр, аккумуляторлы техника, торц пычкылары һәм башкаларны чыгарачак.
Махсус ачышка Россиянең Федераль Киңәшмәсенең Дәүләт Думасы депутаты, «Интерскол» «компаниясенең йөзе» Николай Валуев килде. Чарада, шулай ук, Татарстан Республикасының икътисад министры Артём Здунов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Кече механизация чаралары һәм электроинструмент җитештерүчеләре һәм сәүдә компанияләре Ассоциациясе президенты Борис Гольдштейн, ЯАҖ «Интерскол» Директорлар киңәшмәсе рәисе Сергей Назаров, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, ААҖ “МИЗ ППТ «Алабуга» Генераль директоры Тимур Шагивалеев катнаштылар.
Октябрь аенда яңа оешма 48 мең әйбер җитештерергә ниятләнә, елның ахырына кадәр әлеге күрсәткеч 250 мең әйбергә җитергә тиеш, ә инде 2015 елда 2 млн. әйбер җитештерергә тиеш, бу – Россия базарында электроинструментларны җитештерү буенча 10% булачак.
Бүген заводта «Интерскол-Алабуга» заводы төзелешенең икенче чиратының нигезенә беренче таш кую церемониясе үтте. Ул 2015 елның III кварталында ачылачак дип планлаштырыла.
Белешмә
ЯАҖ «Интерскол-Алабуга» МИЗ «Алабуга»ның резиденты статусын 2007 елның ноябрендә алды. 2012 елдан махсус зона территориясендә елга 1250000 әйбер җитештерү күләме белән электроинструментларны җитештерү буенча проект тормышка ашырыла. Булачак инвестицияләрнең күләме – 1,6 млрд. сум, булачак эш урыннары саны – 400.
ЯАҖ «Интерскол» компаниясе Россиядә алда баручы электроинструментлар һәм аның өчен әйберләрне уйлап табучы һәм җитештерүчесе булып тора. Компаниянең продукциясе Россия, Украина, Белоруссия, Казакъстан, Әзербайҗан һәм башка БДБ илләрендә сатыла. 2009 елдан продукция Европа һәм Якын Көнчыгыш илләренә сатыла. Компаниянең ассортименты 80 төрле электроинструментлардан тора. Хәзерге көнгә ЯАҖ «Интерскол»да эшчеләр саны 450 кеше тәшкил итә. Җитештерүче мәйданнар Мәскәү өлкәсе, Кытай, Испания, Болгариядә урнашкан.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте