Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина “Кадрлар резервы” Республика проектының очрашу этабы катнашучылары белән очрашты. Спикерлар арасында дәүләт органнары вәкилләре, эшмәкәрләр, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре бар.
ТР ИҮА җитәкчесе оештыру комитетының чакыруын куаныч белән кабул итте:
кадрлар эше Агентлык эшчәнлегендә приоритетлы юнәлешләрнең берсе булып тора. (ТР ИҮА кадрлар резервын формалаштыру буенча эшен дәвам итә, монда ул дәүләт органнары арасында беренче булып яңа методлар куллана, мәсәлән, HeadHunter порталы аша һәм ММЧ аша эзләү). Талантлы һәм амбицияләре яшьләр белән диалог – команданы ныгыту һәм амбицияләре проектларны тормышка ашыру юнәлешендә тагын бер адым.
“Волга” яшьләр үзәгенең актлар залында 100 дән артык кеше җыелды, дискуссия “сорау-җавап” форматында үтте.
Лидерлык турында сорауга җавап биргәндә, Талия Миңнуллина лидер – үз өстендә һәрвакыт эшли торган кеше дип билгеләде. “Килешүгә килү, төрле кешеләр, корпорацияләр, тәэсир итү үзәкләре белән үзара табышлы компромисслар табу осталыгы – әлбәттә лидерның аерылгысыз сыйфаты. Ачык мисал Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов булып тора”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе билгеләде.
Проектта күп катнашучыларны Татарстанның конкурентлы өстенлекләре турында сорау кызыктырды. “Хакимиятнең эффектив системасы, вакыт белән бергә атлау һәм чакыруларны кабул итү, уңай географик урын алу, табигый байлыклар. Үсеш алган һәм үсә торган инфтраструктура турында да әйтергә кирәк: нәкъ бу инвестицияләрне җәлеп итергә рәхсәт итә”, - дип Талия Миңнуллина әйтте.
Тыңлаучыларның күбесе республика идарәлеге җитәкчесеннән уңышка ничек ирешергә дип кызыксындылар. “Уңышлы булыр өчен кирәк булган компетенцияләр – сислемалы һәм аналитик уйлау, идарә һәм социаль җаваплык, командлык, үз хаталарны тану, эффектив коммуникация, стресска тотрыклылык, үзгәрешләрне кертүгә әзерлек һәм осталык. Тормышта һәм профессиядә җиңүләр өчен югары квалификация, зирәклек һәм булдыклылык, креативлык һәм яңалык кертү осталыгы, үз сүзендә нык тору һәм зиһенлелек”, - дип инвестицияләрне җәлеп итү һәм алып бару белән шөгелләнгән дәүләт органы башлыгы нәтиҗә ясады.
Хезмәт базарында үзен ничек мөһим һәм кирәк ясарга сорауга җавап биргәндә Талия Миңнуллина түбәндәге сүзләрне әйтте: “Иң мөһим - сез яраткан эш белән шөгелләнү булып тора. Әлбәттә, сезнең эш, осталык кирәклеген күрсәтергә тиеш. Әгәр сез үз эшегезне, үзен тормышка ашыру ысулын тапсагыз, нәкъ бу уңыш булачак. Истә тотыгыз, заманча дөньяда чит ил телләрен белгән тар профильле белгечләр зур бәяләнә”.
Очрашу азагында проектның Башкарма директоры Ильдар Хөззятов Талия Миңнуллинаны чыгыш өчен рәхмәтләде һәм проект турында китап һәм “Кадрлар резервы” символик статуэткасын бүләк итте.
“Үзеңне эзләргә курыкмагыз. Сезнең уңышка юлыгыз якты һәм эчтәлекле булуын телим”, - дип республика проектында катнашучыларга ТР ИҮА җитәкчесе мөрәҗәгать итте.
Белешмә
2009 елдан тормышка ашырыла торган “Кадрлар резервы” проекты бу вакытта яшь лидерларның социаль яктан мөһим булган эшчәнлегенә кертү, укыту һәм сайлау системасының элементына әйләнгән. Проект кысаларында практикада үз эффективлыгын исбатлаган актив яшьләр белән эш методикасы һәм инновацион, фәнни һәм белем технологияләр формалашты. Һәр елны проектта 16 – 30 яшьтәге Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче яшьләрнең бөтен социаль-демографик группаларының вәкилләре катнаша.
Проектка сайлауның төп этаплары – анкетлау, тест үткәрү, сөйләшү. Сөйләшү вакытында катнашучылар танылган сәясәтчеләр, бизнесменнар һәм идарә итүчеләр белән мастер-класслар һәм тренингларда очраша алалар.
Проектны биш ел эчендә тормышка ашыру вакытында 1200 кеше укыды, 38 проект һәм 1000 дән артык социаль акцияләре тормышка ашырылды. Бүгенге көнгә Проектта катнашучылар Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары системасында эшлиләр. 50 дән артык резервист Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына чакырылды, алар арасында Президент Аппараты, Министрлар Кабинеты Аппараты, Финанслар министрлыгы, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Икътисад министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы, Юстиция министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, Яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлыгы һәм Татарстан Республикасының муниципаль районнары башкарма комитетлары бар. Шулай ук алар муниципаль оешмаларның депутатлары һәм Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшмәсе депутатларының ярдәмчеләре булдылар. 60 тан артык Проект катнашучылары һәм финалистлар сәнәгый һәм тиҗәрәт секторының оешмаларында эшлиләр һәм 100 дән артык кеше Республиканың җәмәгый берләшмәләрне җитәкләделәр, 60 тан артык катнашучы Россия Федерациясе мәгариф системасында эшлиләр.
Фото: Тимур Гумеров ("Кадрлар резервы" Республика проекты), Искәндәр Әхмәтов (ТР ИҮА матбугат хезмәте).