ИҮА: канун кысаларында креатив

2015 елның 17 феврале, сишәмбе

Тагын бер конкурслы комиссия утырышы үтте, ул ТР ИҮА кадрлар резервына керәчәк кандидатураларны карады.

Бу этап алдында тырыш әзерләү эше үтте.

Беренчедән, рекрутинг челтәрләренең заманча мөмкинлекләре кулланылды – хэдхантер порталында һәм массакүләм мәгълүмат чараларында кадрлар резервына кертү турында белдерү бастырылды. Әлеге чаралар нәтиҗәсендә 15 эш көн эчендә белдерүне 29000 кеше карады, 1000 нән артык кеше җавап бирделәр. Икенчедән, хезмәткәрләр өчен корпоратив укыту программасы расланды, хәзерге ел ТР Инвестицион үсеш агентлыгында белем елы булып тора. Өченчедән, булачак резервистларның көчле һәм көчсез сыйфатларны төрле яклардан бәяләргә рөхсәт итүче киң белгечләр спектры комиссия составында булды. ТР ИҮА актив кадрлар эше ТР Президенты йомышы фарватерында бара – республиканың “конкурентлы потенциалы”н тәшкил итүче яшьләрнең үз үзен тормышка ашыру өчен системалы эш һәм талантлар үстерү өчен тирәлекне булдыру.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынына Талия Миңнуллинаның килү белән ТР ИҮАның кадрлар белән эше яңа дәрәҗәгә керде. Элек ул берничә ел дәвамында дәүләт хезмәте институтының үсеше белән профессиональ шөгелләнде. Теләсә нинди көчле командага кадрлар резервы кирәк, ә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов куйган амбицияле бурычлар иң югары квалификацияне таләп итә.

Агентлык вәкилләре, ТР Президенты Аппаратыннан дәрәҗәле белгечләр, ТР ИҮА карамагындагы Җәмгыяви киңәшмә вәкилләре кергән таләпчән һәм компетентлы «жюри»  төрле позицияләрдән резервга кертүгә претендентларны карый.

Потенциаль резервистлар канунчылыкның минималь таләпләр ракурсында үзен күрсәтергә мөмкинлек алалар: комиссия сораулары алдыннан ике минутлы презентация була.

“Комиссия алдында чыгыш ясау кандидатка үзенең өстенлекләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә: хезмәт сөючәнлек, әзерләүдә җаваплы булу, юллар табуда креативлык, ораторлык һәм үз идеяләрен кыска һәм аңлаешлы әйтү осталыгы, тәкъдим ителә торган инициативаларны аргументлау осталыгы, икътисад һәм инвестицион эшчәнлек өлкәсендә югары белем дәрәҗәсе”, - дип комиссия рәисе Талия Миңнуллина билгеләде.

Бу очраклы түгел: Агентлык һәр Татарстанда яшәүче кешенең яшәү чыйфатын яхшыртуга юнәлгән проектларны эффектив алып бару һәм Татарстан Республикасына инвестицияләрне җәлеп итүче “уй һәм креатив фабрикасы” булып тора. Шуның өчен Агентлык белгечләре профессиональ, иҗади, мобильле һәм ватан сөючән булырга тиеш. ТР ИҮА бөтен илләр белән диярлек эш итүен исәпкә алып, чит ил телләрен белү – бик кирәк була.

Инвестицион үсеш агентлыгының яңа инициативасында һәркем үзен өчен файдалы әйберне таба алалар: әһәмиятле тәҗрибә, стресслы сөйләшүләрнең осталыгын яхшырту, үзен яңа хәлләрдә танып белү.

Татарстан өчен яңартылган һәм көчле команданы формалаштыру инвестицияләр агымы һәм моның белән бергә үсешне арттыруга өмет бирә.


ТР ИҮА матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International