“Россия Президенты Посланиесы ТР Президентының посланиесы белән бәйләнештә – аларда инвестицион үсешнең көчле импульсы куелган” – шулай бүгенге ил башлыгының сүзләренә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина аңлатма бирде.
Шулай сентябрьдә Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россия Федерациясенең таяныч субъектларның берсе буларак ил җитәкчелегенең дәүләтчелекне ныгытуга – көчле Россияне төзүгә юнәлгән курсын эзлекле үти дип белдерде, монда бизнесның халыкара икътисади кооперациясендә катнашу мөһимлеген билгеләде. Ә бүгенге чара барышында Владимир Путин ассызыклаганча, Россиягә куела торган чикләмәләргә җавап булып, эшмәкәрлекне азатлыгы киңәячәк. ТР ИҮА җитәкчесе фикере буенча, капитал салмыйча эшмәкәрлек үсеше мөмкин булмый, шул контекста инвестицион активлык аерым мәгънә ала.
Россия Президентының мөрәҗәгатендә инвестицияләрне җәлеп итү өчен берничә чын механизмнар каралган, анда илгә дөнья икътисади тирәлегендә үз позицияләрен ныгытырга ярдәм итәчәк өлкәләр керә.
“Беренчедән, регионнарга аерым инвестицион контрактлар кысаларында керемгә салым ставкасын нольга кадәр киметү хокукы тәкъдим ителде (бүген салымның төп ставкасы – 20%). Инвесторларга бу яңа җитештерүләрне булдыруга кирәк булган үз капитал чыгымнарын каплау, ә илгә югары технологияле сәнәгатьне үстерү өчен кирәк. Татарстан бу мөмкинлекне кулланачак дип ышанам.
Икенчедән, дәүләт башлыгы капитал амнистиясен тагын ярты елга озайтырга, әлеге процедураны җиңеләйтергә, өстәмә гарантияләр бирергә тәкъдим итте. Татарстан шул капиталны күбәйтү өчен әлеге капитал өчен мәйдан булырга әзер.
Өченчедән, хәзер кулланылмый торган миллионлы гектар җирне тагын әйләнешкә кертү мәсьәләсе актуальләште. Татарстан – илнең аграр лидеры, ә АСК – инвесторларны кызыктырган өлкә, шуның өчен Татарстанда авыл хуҗалыгы өлкәсе дә Россия һәм чит ил инвестицияләре аша үсәчәк”, - дип Россия Президенты Посланиесының “инвестицион блогы»на Талия Миңнуллина аңлатма бирде.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов