Татарстанда “Зөя мультимодаль логистик үзәген булдыру” проектының беренче этабы тәмамланды, моның турында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 3 декабрьдә үткән Россия Транспорт министрлыгының эшлекле иртәнге аш барышында белдерде.
Проект автомобиль, тимер юл һәм елга йөк агымнарын консолидацияләү өчен халыкара транспорт коридорларын үстерү һәм тәэмин итү максаты белән булдырыла. Бүгенгә Татарстан Республикасында гомуми йөк агымы күләме елга 45 млн. тонн тәшкил итә, 2020 елга йөк агымының 25%ын Зөя логистик үзәгенә юнәлтергә планлаштырыла, ә 2030 елга – 40%тан артык.
“Сентябрь аендагы Посланиесында Татарстан Президенты республикада Зөя регионара мультимодаль үзәге нигезендә 3-нче икътисади зонаны булдыру максатын куйды. Әлеге проектның беренче этабының уңышлы тәмамлануы бик мөһим, инфраструктуралы нигез булдырылды. Проектның беренче этабына капитал керүнең барлык күләме 8 млрд. сум тәшкил итә, алардан 6,5 – федераль бюджеттан акча. Алдагы вакытта МИЗга хосусый Россия һәм чит ил инвестицияләрен җәлеп итәбез”, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгели.
Проектның беренче этабында республика акчалары ярдәмендә территория гидронамыв белән әзерләнде һәм мәйдан электр белән тәэмин ителде, федераль объектлар – төрле типтагы йөкле диңгез һәм елга корабларын кабул итү мөмкинлеге белән причал стенкасы, керә торган тимер юллары, үзәкне М-7 “Идел” федераль трассасы белән тоташтыручы транспорт развязкалы автомобиль юл төзелеше тәмамланды. Зөя тимер юл станциясенең җиһазлары яңартылды.
Зөя регионара мультимодаль логистик үзәк проектын тормышка ашыру Татарстанны “Төньяк-Көньяк” һәм “Көнбатыш-Көнчыгыш” халыкара транспорт коридорлары кисешендә транспорт-логистика күчерүләренең үзәгенә әйләнәчәк. Проектны тормышка ашырылуы тимер юл, елга һәм автомобиль транспорты Европа һәм Кытай аша, шулай ук Россия аша башкаручы күчерүләрне оптимизацияләргә мөмкинлек бирәчәк.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте