Татарстан Президенты ТР ИҮА хезмәткәрен конкурста җиңү белән котлады

2015 елның 4 декабре, җомга

2015 елның “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре” республика конкурсының нәтиҗәләрен бүген ТР Министрлар Кабинетында билгеләп үттеләр. Алты номинациядә 12 җиңүчегә бүләкләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

“Тармакара идарә итү” номинациясендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының Инвестицион проектлар экспертизалау бүлегенең башлыгы Дмитрий Алексеев булды.

Бүген үк ТР ИҮА коллективы хезмәткәрен җиңү белән котлады.

“Без Дмитрий Алексеевның җиңүенә бик шат. Әлеге уңыш күп тапкырга кыйммәтрәк, чөнки башка министрлыклар һәм идарәлекләргә караганда ИҮАда эшләүче кешеләр саны азрак. Тагын бер тапкыр кабатлыйм – һәр ИҮА хезмәткәре үзенчә иң яхшы булып тора”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.

“Бу бөтен ТР ИҮА күрсәтелгән хезмәте булып тора дип уйлыйм, чөнки конкурста тәкъдим ителгән эш Агентлык эшенә нигезләнгән. Җитәкче һәм коллективка ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерергә телим”, - дип җаваплы сүз белән Дмитрий Алексеев мөрәҗәгать итте.

“Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре” республика конкурсын үткәрү максаты – дәүләт идарә итүнең иң яхшы вәилләрен билгеләү һәм дәрләндерү, шулай ук дәүләт хезмәтендә өстәмә мотивацияне булдыру. Конкурс һәрберсе ике группага бүленгән алты номинациядә үтте. Баштан сайлау турлары министрлыклар һәм идарәлекләрдә үтте, аларның нәтиҗәләре буенча 30 дәүләт органыннан 71 катнашучы чыгарылды. Шуннан соң республика этабы кысаларында беренче этапта канунчыллык, дәүләт һәм чит ил телләрен белү тикшерелде. Тикшерүләрнең берсе эшлекле уен булды, анда конкурсантлар югары дәрәҗәле профессиональ һәм идарә итү сыйфатлары, дәүләт хезмәтенә чын күңелдән бирелгәнлек, командада эшләү сәләте һәм инициативлык, шулай ук үз эшчәнлегенең эффективлыгын күрсәтергә тиеш иде.

Соңгы этапта катнашучылар республика конкурслы комиссиясенә үзенең проектлы эшләрне тәкъдим иттеләр. Составына ТР Президенты Аппараты, республиканың Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советы җитәкчеләре һәм бәйсез белгечләр кергән комиссия әгъзалары, конкурсларны бәяләп, 12 иң яхшы дәүләт хезмәткәрен билгеләделәр.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International