“Кытай топ-менеджеры яңалыклары яисә “Безнең яхшы инвестицион климат өчен генә сайламыйлар”... Талия Миңнуллина BBCга интервью бирде

2015 елның 7 декабре, дүшәмбе
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Би-би-си Бөтендөнья хезмәте (BBC World Service) Кытай редакциясенең сорауларына җавап бирде. Корпорация журналистлары Россия һәм КХР аралашуы турында репортажлар сериясен ясадылар, тур кысаларында Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Татарстанга килделәр. Джэки Ксинг сораулар биргән беер сәгатьлек интервью барышында Талия Миңнуллина Кытайдан инвесторларны җәлеп итү, Татарстан һәм КХР провинцияләренең (Сычуань, Хэйлунцзя́н һәм СУАР) бердәм проектлары, Мәскәү-Казан Югары тизлекле магистрале, “Европа-Көнбатыш Кытай” транспорт коридоры, үсеш алган сәнәгый мәйданнар һәм Татарстанда бизнес алып бару өчен уңай шартлар турында җавап бирде. “Татарстан Республикасы территориясендә махсус икътисади зоналар һәм индустриаль парклар, башка инвестицион инфраструктура объектлары эшли, чит ил партнерлары белән икътисади һәм сәүдә мөнәсәбәтләр, чит ил инвестицияләрне, алар арасында Кытай инвестицияләрен җәлеп итүгә зур игътибар бирелде”, - дип ВВС материалында билгеләнә.   НИ ӨЧЕН ТАТАРСТАН – ИҢ ЯХШЫ КАРАР “Татарстан һәм Кытай компанияләре Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында бик интенсив хезмәттәшлек итәләр. Без Кытай эшлекле даирәләр вәкилләре белән дистәләп очрашулар уздырабыз, яңа инвестицион проектлар турында уртаклашабыз”, - дип Талия Миңнуллинадан Би-би-си өземтә китерә. Мисал итеп ТР ИҮА җитәкчесе Haier Кытай югары технологияле компаниясенең проектын китерде, ул 2016 елда Яр Чаллыда суыткыч җиһазлары җитештерүен башлап җибәрәчәк. Бу зур көч куелган бердәм эшнең кирәк булган уңыш тарихы булачак, Татарстанга башка зур компанияләр килүенә китерәчәк, дип Талия Миңнуллина ышана. Haier Rus Генераль директоры Сун Чженьхуа Кытай югары технологияле компаниянең урнашуын Россиянең төрле регионнарында бик ныклап тикшерү, һәм Татарстанны аның яхшы географик урыны, халыкара базарларга чыгу, стабильлек, бизнес тирәлекнең ачык булу, үсеш стратегиясен үткәрү мөмкинлеге өчен сайлавын таныды. Шуның өчен Татарстан иң яхшы карар булып торуын топ-менеджер билгеләде.   Материалның тулы версиясен түбәндәге сайтта карарга була: http://www.bbc.com/zhongwen/simp/china/2015/11/151120_russia_china_tatarstan_investment

 

Белешмә Британия киңтапшыручы корпора́ция, «Би-би-си́» (инглиз. BritishBroadcastingCorporation, ВВС) т- Бөекбританиянең радио-, интернет- һәм телетапшыру комплексы. 1922 елда барлыкка килде. Медиакорпорация Би-би-си Бөтендөнья хезмәте үткәрүче эчке, тышкы Интернет-, радио- һәм телетапшыру алып бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International