Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Агентлык турында
Агентлык турында белешмә
Җитәкчелек
Агентлыкның структурасы (схема)
Норматив документлар
Агентлыкның бурычлары һәм функцияләре
Иҗтимагый совет
Агентлык тарихы
Санлы трансформация
Эшчәнлек
Контактлар
Инвесторлар өчен мәгълүмат
Бөтендөнья инвестиция агентлыклары ассоциациясе (WAIPA)
Инвестицияләр һәм үсеш агентлыкларының милли ассоциациясе (ИҮАМА)
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Дәүләт заказында катнашу
«Инвестиционный час» с районами Татарстана и Инвестсовет.
Халыкара икътисадый чаралар
БМО линиясе буенча эш
Ситуационный үзәге
Чыгымнарны каплауга субсидияләр
Документлар
Татарстан Республикасының Инвестиция картасын төзү һәм алып бару кысаларында мәгълүмати хезмәттәшлекне оештыру турында килешү
Матбугат хезмәте
Агентлык җитәкчесе һәм хезмәткәрләре чыгышлары
Фоторепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Интернет кабул итү бүлмәсе
Түләүсез юридик ярдәм
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Еш бирелә торган сораулар
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Татарстан Республикасы Ведомстволары
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы
ТР Инвестицион совет Президиумы: “инвестицион инициативалар өчен “керү ноктасы”
2015 елның 21 декабре, дүшәмбе
2012 елда РФ Стратегик инициативалар агентлыгының стандартын булдыру өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислеге астында ТР Инвестицион советы барлыкка килде. Совет составына 52 кеше керде. Оешманың барлыкка килү моментыннан дүрт утырыш узды – совет һәр ел җыелды. Бу вакытта инвесторларда күп сораулар җыелды. Аларны күбесенең ТР Инвестицион үсеш агентлыгы чишә, башкалары исә Татарстан җитәкчелегенең каравын таләп итә. Нәкъ шул мәсьәләләрне карау өчен Инвестицион совет эшен активлаштыру кирәклеге ачылды. Ә башкарма органы мобиль булсын өчен Совет президиумы булдырылды, аның составына 12 кеше керә һәм Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән һәр ай җыелачак. Президиум компетентлыгына Татарстанда инвестицион эшчәнлекне яхшырту буенча конкрет тәкъдимнәр, инвесторларга ярдәм итү өлкәсендә мөмкин булган хокук инициативалары, зур инвесторларның урынлы мәсьәләләрне чишүен карау белән бәйләнгән функцияләр керде. Президиумның беренче утырышы 2015 елның 24 декабрендә узачак. Анда инвестицион проектларны тормышка ашыру кысаларында объектларны төзү, аерым муниципаль сәнәгый мәйданнар эше, инвесторлар белән эш итү эффективлыгы буенча Татарстан башкарма хакимият органнарын рейтинглау буенча ТР инвестицион үсеш агентлыгының тәкъдимнәре каралачак. Шулай ук президиум әгъзаларына югары дәрәҗәдә эшләнгән яңа инвестицион проектлар тәкъдим ителәчәк. “Мин бик шат – президиум һәм Инвестицион совет эше инвестицион эшчәнлек өлкәсендә сәяси чишелешләрне уйлап табуда эффектив инструмент, ТР Инвесторлар клубы әгъзаларының ярдәмчесе, инвестицион инициативалар өчен “керү ноктасы” булачак дип көтелә”, - дип ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина саный.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
апрель, 2026 ел
Татарстан яшьләренә халыкара аренага юл салабыз
Хәзерге вакытта Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгының Иҗтимагый советы әгъзасы булган Татарстан Республикасының инвестицион үсеш мәсьәләләре буенча яшьләр киңәшчесе Элеонора Йосыпова «Буыннар арасында диалог: яшьләрнең Азиядә һәм Тын океан төбәгендә барлык яшьтәгеләр өчен җәмгыять төзүгә карашлары» темасына сессия кысаларында БМОга ярдәм итүнең Россия ассоциациясе чарасында тәкъдимнәр белән чыгыш ясады.
22
апрель, 2026 ел
Гарәп Әмирлекләре белән инвестиция хезмәттәшлеген ныгытабыз
Әңгәмә барышында яклар «Марафон» инвестицион төркеме белән хезмәттәшлекне, шулай ук ваклап сату һәм спортны үстерүне карады.
17
апрель, 2026 ел
Чит илләрнең Россиядәге дипломатик миссияләре делегациясе ТР инвестицион үсеш агентлыгында булды
Татарстанның инвестицияләрне үстерү агентлыгына чит ил вәкиллекләре делегациясе килде. Агентлык җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев һәм Агентлык җитәкчесе Тәлия Миңнуллина республиканың инвестиция мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр һәм халыкара хезмәттәшлекне ныгыту юнәлешендәге әзерлекләрен расладылар.
16
апрель, 2026 ел
Татарстан һәм Төркия: яңа проектларга басым
16 апрельдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Полимекс» холдингы Идарәсе рәисе Эрол Табанджа (Төркия) белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз