ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина бүген чит илләрдә һәм Россия Федерациясе субъектларында ТР Вәкиллекләре белән киңәшмәдә доклад белән чыгыш ясады. Киңәшмәне видеоконференция режимында ТР Президент Аппараты җитәкчесе Асгат Сафаров уздырды.
Киңәшмәдә катнашучылар Вәкиллекләренең 2015 ел дәвамында эше, эре халыкара чаралар нәтиҗәләре белән таныштылар. Шулай ук сәүдә-икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлек өлкәсендә 2016 елда Россия Федерациясе субъектларында һәм чит илләрдә Татарстан Республикасының Вәкиллекләре алдында торучы бурычлар каралды.
Киңәшмәдә күп тапкыр Татарстанның экспортка ориентлашкан республика булуы ассызыкланды: продукциянең 50% экспортка бара. Үз докладында Талия Миңнуллина Вәкиллекләр белән эшкә, аларга, дөнья икътисади берләшмәсе белән көчле бәйләнешләр булдыручы ТР инвестицион үсеш агентлыгының күрсәткән ярдәменә игътибар итте.
“Без чит илләрдә һәм Россия Федерациясе субъектларында ТР Вәкиллекләре эшенең мөһимлеген аңлыйбыз. Шуңа күрә алар белән Кытай, Финляндия, Швейцария, АКШ, Катар, Әзербайҗан һәм Казакъстанда актив хезмәттәшлек итәбез. Зур бердәм эш Мәскәү һәм Санкт-Петербург Вәкиллекләре белән бара. Әмма Агентлык Татарстан вәкиллекләре булмаган илләрдә – Япония, Корея, Сингапур, Исраил, Һиндстан һәм Малайзиядә дә үз эшчәнлеген алып баруын билгелим. Моннан башка ТР Президенты карары буенча 2016 елда Кытайда ТР Инвестицион үсеш агентлыгы вәкиллеге ачыла. Шулай киләчәккә перспективалар ачык – Татарстанның чит илләрдә булуын киңәйтергә, дөнья җәмгыятен безнең республика белән якынлаштырырга кирәк. Ә бу бары тик Вәкиллекләр ярдәмендә булдырыла ала.
Киләчәк инвесторлар белән сөйләшүләр процессында барлыкка килгән килешүләр һәм булган инвесторларның тормышка ашырылучы проектлар – күбесенчә, безнең Вәкиллекләр белән бердәм эш нәтиҗәсе”, - дип Талия Миңнуллина фикер белән алышынды.