Татарстан яңа дарулар чыгарачакмы?

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

Бүген, 28 декабрьдә, ТР Министрлар Кабинетында ТР премьер-министры урынбасары Василь Шайхразиев рәислеге астында ТР фармацевтик сәнәгате мәсьәләсе буенча Совет утырышы узды. Анда, мәсәлән, ТР Икътисад министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге, “Татхимфармпрепараты” ААҖ Генераль директоры катнаштылар.

“Фармацевтика өлкәсендә мәсьәләләр күп. Бүген без җиһазларны модернизацияләү, урынлы җитештерүчеләрнең чит ил гигантлары белән конкурентлык проблемалары турында сөйләштек һәм конкрет мисалда дару препаратларының импорт алмашуда нинди авырлыклар булуын карадык. Айга бер тапкыр җыелырга карар иттек, хәзер без 2016 елга эш планын формалаштырабыз”, - дип Талия Миңнуллина белдерде.

Утырыш кысаларында яңа дару препаратларын җитештерү турында фин компаниясе белән хезмәттәшлек турында доклад белән ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе чыгыш ясады.

Проект идеясы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән ТР делегациясенең бу елның ноябрендә Финляндиягә визиты кысаларында узган эшлекле очрашулар уздырудан соң барлыкка килде.

Беренче дару препараты озакка сузылучан йөрәк авырулары, миокард инфарктын дәвалау өчен кулланыла; икенчесе – тоташтыручы тукыма авырулары, суставларның нык һәм озакка сузылган ялкынсыну авырулары, ревматизм, бронхалар астмасы, почкалар авыруларын дәвалау өчен; өченчесе – интенсив терапия (анестезия һәм реанимация) бүлекләрендә куллану өчен, седатив, авыртусызландыручы һәм анестезия эффекты булган препарат.

Җитештерүне ачу турында проект сөйләшүләр стадиясендә тора. 2016 елның башында хезмәттәшлек шартлары турында җентекләп сөйләшүләр үткәрү өчен компания җитәкчелеге визиты көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International