Талия Миңнуллина: “Экология күптәннән бирле бизнес алып баруның табышлы өлкәсенә әйләнде”

2016 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

18 гыйнварда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәм ТР буенча табигый куллану өлкәсендә тикшерү буенча Федераль хезмәт идарәсенең коллегия утырышында катнашты. Киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм табигый куллану өлкәсендә тикшерү буенча Федераль хезмәте җитәкчесе Артем Сидоров булдылар.

- Дөнья тәҗрибәсендә экология күптәннән бирле бизнес алып баруның табышлы өлкәсенә әйләнде. Безнең илдә, аеруча Татарстанда экология өлкәсендә табышлы һәм кызык проектлар күп түгел. Мәсәлән, бездә чүптән сыйфатлы төзелеш материалларын җитештерүче оешмалар бар. Каты көнкүреш чүпләр белән дә проблемалар бар, шулай ук без үсеш алган илләрдә ясаганча өйдә чүпне сортларга өйрәнмәдек... Әмма республикада күп эш алып барыла. Коллегия бер сулышта узды. Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар министрлыгының яңа яшь җитәкчесе безнең гражданнар өчен күп инновацион идеяләрне тормышка ашырачак дип ышанам”, - дип Талия Миңнуллина сөйләде.

Чарада 2015 елның нәтиҗәләре каралды. Шулай табигать саклау канунчыллыгының каты бозулар өчен бозучыларга зарар китерү буенча дәгъвалар таләп ителде, шулай ук судларга 362 млн 778 мең 500 сумга исклы гаризалар юнәлдерелде. Отчетлы елда оешмалар эшчәнлеген туктату рәвешендә җәза куллану максатында оемаларга – табигать саклау канунчыллыгын бозучыларга караган судларга административ материалларны юнәлдерү тәҗрибәсе киңәйтелде. Республика судлары 104 оешманың эшчәнлеген туктатты.

Су объектларының законлы булмаган су куллану фактларын тыю максатында урыннарда су саклау зоналарын һәм су объектларының яр саклау буйларын чикләүләрен урнаштыру буенча эш алып барыла. 2013-2015 елларда узган эшләр нәтиҗәсендә 7612 км (2015 елда 2546,7 км) ераклыктагы чикләр урнаштырылды.

2016 ел Татарстанда рәсми рәвештә Су саклау зоналар елы итеп игълан ителде. Шуның өчен ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгының бу периодка төп бурычлар арасында аерым игътибар су ресурслар потенциалын саклау һәм рациональ куллану, су объектлар акваторияләре янындагы территорияләрне яхшырту, шулай ук хуҗалык эшчәнлегенең махсус режимын булдыру, су объектларының файдалана алырлыгын тәэмин итүен хисапка алып су саклау зоналарын комплекслы куллануның уңай шартларын булдыру керә. Башка бурычлар белән бергә яр экосистемалары һәм акваторияләрнең тотрыклы үсешенең бурычлары арасында җир асты байлыкларын куллануын тәртипкә китерү, браконьерлык белән көрәшү билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International