Төзүчеләр инвесторларга ничек ярдәм итәләр

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

25 гыйнварда ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының коллегия утырышында катнашты. Чарада Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.

- Йомгаклау утырышының Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында үтүе очраклы түгел – киләчәкне ул барлыккан килгән урында планлаштырырга яхшы дип уйлыйм. Без Министрлык белән инвестицион проектларны алып бару өлкәсендә якын хезмәттәшлек итәбез. Һәр инвестор диярлек объектларны төзү процессы белән  таныш һәм ярдәм итүдә мохтаҗ була. Шуның өчен хезмәттәшләребезгә 2015 елда бердәм эш өчен рәхмәт белдерәбез”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.

2015 ел нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Файзуллин түбәндәге сүзләрне ассызыклады: “Өлкәнең тотрыклы икътисади үсешенең бер шарты инвестицион эшчәнлекне активлаштыру булып тора. Идел буе федераль округы регионнары арасында төп капиталга инвестицияләр күләме буенча Татарстан Республикасы 1-нче урында тора. 2015 елда төзелешкә юнәлгән инвестицияләр 11,1 млрд. сум яисә Татарстан Республикасының төп капиталына тулай инвестицияләр күләменең 2,1% тәшкил итте.

Министр шулай ук күпфатирлы йортлар белән идарә итү базарында эшләргә теләүче компанияләргә лицензияләр бирү буенча эш турында сөйләде. Барлык торак-коммуналь хезмәт базарында 612 зур оешма һәм 700 урта һәм кече компания эшли.

2015 елда торак-коммуналь комплекс оешмаларының хезмәтләрен тормышка ашыру күләме 2014 елга караганда 3%ка үсте, әмма эшчеләр саны 1,4%ка кимеде (440 кеше). Моннан башка республикада Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты нигезендә Фәнни-Белем Кластеры барлыкка килде. Әлеге кластер колледжларның сәләтле тәмамлаучылар өчен югары профессиональ белем алу мөмкинлеген бирә, монда төзелеш һәм торак-коммуналь комплексы ихтыяҗлары өчен махсус уку программалары булдырылды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International