Интуристлар Татарстан агентларына ничек әйләнәләр

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

3 февральдә Татарстан Республикасының Туризм комитеты 2015 ел нәтиҗәләренә йомгак ясады. Утырышта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев катнашты.

Татарстан Республикасының Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов докладыннан республикага туристик агымының Еллык үсеш темпы уртача 12,1%, туризм өлкәсендә уңайлыкларны тормышка ашыру күләменең үсеш темпы 19,4% тәшкил итүе билгеле булды. Республиканың төп туристик үзәкләренең туристик агымы үсеше 2014 ел күрсәткечләренә караганда уртача 36,8% тәшкил итте. ФМХИ (рус. УФМС) мәгълүматы буенча Татарстанга күбрәк Төркия, Кытай, Германия, АКШ һәм Франция илләренең гражданнары визит белән киләләр.

- Татарстанга чит ил туристлары агымы елдан ел үсүе шатландыра. Хоббиның профессиягә әйләнүе һәм күп табыш алып килүе еш мөмкин була. Шулай, һәр турист – потенциаль инвестор булып тора: бүген ул республиканы күрә, гаҗәпләнә, аның белән хәйран кала, ә иртәгә, мөгаен, аңа инвестицияләр китерәчәк. Ул инвесторга әйләнмәсә дә, әмма һичшиксез республиканың реклама агенты булачак, чөнки үзенең якыннарына, дусларына Россиянең уникаль ягы, безнең республика турында сөйләчәк. Шулай, кирпечләп Татарстанның нык инвестицион сөйкемлелек йорты төзелә”, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International