9 февральдә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә республика халкының виртуаль киңлеккә актив күчүе билгеләнде. Узган елда өлкәнең тулай кереме 49 млрд. сумны арттырды, бу 2015 елга караганда 1,5%ка күбрәк. Бу елда әлеге күрсәткеч 52 млрд. сум тәшкил итергә тиеш.
- Информацион технологияләр үсеше ярдәмендә Татарстанның дөнья берләшмәсенә интергацияләве шактый зур адымнар белән бара. Фейсбук социаль ятьмәсе дәүләт булган булса, ул халык саны буенча дөньяда Кытай һәм Һиндстаннан калып өченче урында булыр иде. Без, Агентлык, әлеге виртуаль дәүләттә яшибез, үз битебезне рус һәм инглиз телендә алып барабыз. Шул ук инвестицион порталга карый, ул 11 телдә “сөйләшә”. Республиканы күрсәтү, аның инвестицион имиджын алга таба мавыктыру өчен бөтен мөмкинлекләрне һәм техник яңалыкларны кулланырга кирәк, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина саный.
Республикада өлкә үсеше турында саннар үзләре сөйли. Татарстанда яшәүчеләргә 60 миллионнан артык электрон хезмәт күрсәтелде. Бүгенге көнгә электрон мәгариф порталында 900 меңнән артык кулланучы теркәлде – алар барысы да мәктәпләр һәм өстәмә белем алу оешмалары укучылары, ата-аналар һәм мәгариф оешмалары хезмәткәрләре булып тора. План буенча информатизацияләү сәламәтлек саклау өлкәсендә дә бара. 2015 елда Татарстанда яшәүчеләр “Табибка кабул ителүгә язылу” электрон уңайлыгын 5,9 млн. тапкыр файдаландылар. “Халык контроле” мәгълүмати системасы “Ачык хөкүмәт”нең танылган механизмы булып кала.