Яр Чаллы Татарстанның бай җиренә әйләнәчәкме?

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

24 февральдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Яр Чаллы Дәүләт Советы утырышында катнашты. Чарага ТР президенты Рөстәм Миңнеханов, шәһәрнең зур оешмалар җитәкчеләре, территорияләр Советы вәкилләре һәм башка рәсми шәхесләр чакырылды.

- Агентлык эшчәнлеге Яр Чаллы индустриаль мәйданнары белән тыгыз бәйләнгән. Нәкъ шул территорияне «Kiekert», «Koluman», «Haier» компанияләре кебек эре инвесторлар үз җитештерүләрен урнаштыру өчен сайладылар. Моннан башка гыйнварда Яр Чаллыга рәсми рәвештә узып китүче үсеш территориясе статусы бирелде, ә бу - Чаллыда икътисадны диверсификацияләү һәм күпләп яңа эш урыннарын булдыру өчен бик яхшы шанс. Резидентларга бирелүче льготалы шартлар, шулай ук булган чит ил инвесторларның уңышлы бизнесы республикага тагын да күбрәк инвестицияләр җәлеп итәчәк дип ышанам. Икенче төрле әйткәндә, “акчалар – акчага”. Кем белә, бәлки инде якын көннәрдә икътисади эшчәнлекнең традицияле һәм яңа төрләренең үсеше Яр Чаллыга “моноград” имиджын “Татарстанның бай җире”нә үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк”, - дип Талия Миңнуллина саный.

Чарада узган ел эчендә социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2016 елга мәсьәләләр каралды. Шулай, Яр Чаллы мэры Наиль Магдеев сүзләре буенча, ел эчендә сәнәгый продукция күләме 185026,5 млн. сум тәшкил итте, бу узган ел дәрәҗәсенең 80,2%. Әмма төзелеш-монтажлау эшләре күләме 108%ка -  35399,7 млн. сумга үсте. Үзебездә җитештерелгән төяп җибәрелгән товарлар күләме буенча азык-төлек (105%) һәм целлюлоза-кәгазь сәнәгате (112,6%) үсекә ирештеләр. Автоград мэры 2016 елга төп максат Татарстан икътисадына инвестицияләр җәлеп итүен билгеләде.

Тәнәфестән соң утырышта катнашучылар 2015 ел эчендә Яр Чаллы бюджетын башкару турында отчет проекты буенча публика алдында тыңлаулар, “Җир салымы турында” Шәһәр советының карарына үзгәртүләр кертү, “2030 елга кадәр Яр Чаллы социаль-икътисади үсеше стратегиясе” проекты буенча публика алдында тыңлаулар, Яр Чаллының генераль планы һәм уставына үзгәртүләр кертү турында мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International