Талия Миңнуллинаның ватан шәһәре гөрләп алга бара

2016 елның 26 феврале, җомга

26 февральдә шәһәр Ратушасында Казан шәһәр Думасының V сессиясенең өченче чакырылышы узды. Сессия эшендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Депутатларга 2015 елда Казан мэры эшчәнлеге, шулай ук Казан шәһәр Думасы, Башкарма комитеты һәм Татарстан башкаласының контроль-санау палатасының отчетлары тәкъдим ителде.

Алга таба шәһәр аталары 2015 елда торак программасы, 2016 ел бюджетына һәм муниципаль милекне приватизацияләүнең прогноз планына үзгәртүләр кертү турында сөйләштеләр. Бюджет кредитларны бирү турында килешүләргә өстәмәләрне кертү, Казанның муниципаль милеген арендага бирүдә тәртипкә үзгәртүләр кертү расланды, башка мөһим мәсьәләләр каралды.

“Казан – минем ватан шәһәр. Шуның өчен безнең башкалабыз, әлбәттә, шулай ук инвесторлар акчасы ярдәмендә үсүе миңа аеруча мөһим. Без 2015 елда берничә кызык проектларны башладык, әмма, монда да аерым авырлыклар бар. Беренче чиратта бу, әлбәттә, шәһәрнең кайбер районнарында инженер ятьмәләре булмау. Булган күәтләрдә резервлар юк, ә яңаларны төзү күп акча таләп итә: бюджет өчен авыр вакыт, инвесторлар өчен – вакыт буенча капитал кертү сөйкемле булып тормый. Россиядә озын акча һәм инфрастуктур үсеш проблемасы шактый актуаль булып тора. Әмма көч куйсак, булдырачакбыз...”, - дип сессия тәмамланудан соң Талия Миңнуллина фикер алышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International