"Татарстан һәм Япония арасында "конструктив" эшлекле мөнәсәбәтләр формалашты", - дип 9 мартта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ТР Министрлар Кабинеты брифингында белдерде.
2015 елда товар әйләнеше 111 млн. доллар тәшкил итте, бу узган ел белән чагыштырганда 4,5%ка артты дип билгеләде һәм 2016 елның 29 февралендә – 2 мартта узган Татарстан делегациясенең Япониягә визиты турында җентекләп сөйләде.
Россия делегациясенең Япониягә бизнес-миссиясе турында сөйләгәндә, Талия Миңнуллина Япония бизнесменнары Россия белән хезмәттәшлегендә приоритетлы юнәлешләр итеп энергиянең альтернатив чыганаклары, логистика һәм транспортны күрәләр дип ассызыклады. Соңгы 10 ел эчендә илләр арасында товар әйләнеше дүрт тапкырга үсте. Әмма аларның уйлавы буенча, Россиядә регуляторлы тирәлек бик уңай түгел: авыр юридик система, рөхсәт алу һәм документларны булдыру күп вакыт таләп итә. Моның белән Россия делегациясе әгъзалары да килешәләр.
Япония бүген АКШ һәм Кытайдан соң өченче икътисади бөек дәүләт булып тора. Дөнья ТЭПта Япония өлеше 7,9% тәшкил итә. Әлеге ил Россиягә инвестицияләүче беренче ун ил арасына керә.
- Татарстан һәм Япония арасында "конструктив" мөнәсәбәтләр формалашты. Күп санлы бердәм проектлар тормышка ашырыла. Аларның иң зурысы "Аммоний" проекты булып тора. Шулай ук "Мицуи" компаниясе "Казаньоргсинтез" һәм "ТАИФ" белән бергә нефтехимия өлкәсендә зур проектларны тормышка ашырды. "Мицуи" компанияләр группасына "Тойо Инжиниринг Корпорейшн" иң зур инжиниринг компанияләрнең берсе керә, берничә химик җитештерүләрне проектлау аның белән бергә ясалды. Йортларны тиз төзү буенча "Иида Сангё" инвестицион проекты турында предмет буенча һәм конкрет сүз бара. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда демонстрацион йортны төзү өчен җир участогын табырга кушты. Нәкъ шунда компаниянең офисы урнашачак. Бу зур брендның үз янында кече һәм урта бизнесын җыю һәм Татарстанга башка мөһим брендларны җәлеп итү өчен яхшы старт бирүнең нәкъ шул очрагы булып тора. Әгәр без бу юнәлештә уңыш белән алга барсак, аның киләчәктә яңа кызыклы проектларга китерүенә ышанабыз, - дип Талия Миңнуллина белдерде.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина прогноз буенча 2020 елга Азия илләренең ТЭПта өлеше 50% тәшкил итәчәк дип өстәп әйтте: Көнчыгыш һәм Көнбатыш бергә торачак һәм Көнчыгыш үз байлыгы һәм мөһимлеге белән артта калмачак.