Талия Миңнуллина Татарстанны "акыллы йорт" белән чагыштырды

2016 елның 11 марты, җомга

11 мартта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының Дәүләт Советының бишенче чакырылыш уналтынчы утырышында катнашты.

Беренче укуда депутатлар янгын куркынычсызлыгы, җинаятьне булдырмау, автомобиль юллар һәм юл эшчәнлеге, кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше, физик мәдәният һәм спорт, вөҗдан азатлыгы һәм дин берләшмәләре һәм башкалар турында республика кануннарына үзгәрешләр кертү турында закон проектларын карадылар.

Икенче укуга, шулай ук, "Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре турында" республика законына үзгәрешләрне кертү турында закон проекты әзерләнелде, аның буенча "Татарстан Республикасы алдында күрсәткән хезмәт өчен" ордены республиканың иң югары дәүләт бүләген физик шәхесләргә генә түгел, әмма оешмаларга да бүләкләү карала. Әлеге закон проекты "юридик шәхесләр" гыйбарәсен "оешмалар һәм аларның бүлекләре"нә алмаштыруын чамалаган төзетмәләрен хисапка алып, бертавыш белән кабул ителде. Бу, законнарны уйлап чыгаручылар фикере буенча, ТР дәүләт бүләкләре, аерым алганда "Татарстан Республикасы алдында күрсәткән хезмәт өчен" ордены  белән кызыксындыручы эш коллективлары даирәләрен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

- Бүген без иң күп мәсьәлә карадык: барысы – 42, бу планлаштырылган саннан күбрәк. Эшмәкәрләр хокукларын саклау темасының күтәрелүе мөһим. Нәкъ безнең республикада ике ел элек "Бизнес һәм хөкүмәт: ачык сөйләшү" проекты башлап җибәрелде, ул бизнес-омбудсменнар арасында Россиядә иң яхшы практикаларның берсе булып танылды. Эшмәкәрләр хокуклары буенча Россия Федерациясе Президенты канамагындагы Вәкаләтле шәхесе Борис Титов башка регионнарга әлеге форматны үзләштерергә тәкъдим итте. Бу хакимиятнең Татарстанда бизнес ихтыяҗларына ачыклыгының күрсәткече булып тора. Ә безнең өчен, инвестицияләр белән эшләүче хезмәткәрләргә, бу - тагын бер өстенлек һәм мөмкин булган инвесторларга "Нәкъ Татарстанга керегез" дип ышаныч белән әйтергә мөмкинлек. Алар "оя ясау" өчен нәрсә сайлачаклар дип уйлыйсыз: "каралама эшкәртүле озак вакытлы төзелеш яисә сыйфатлы коммуникацияләр һәм гадел идарә компаниясе булган заманча акыллы йорт? – дип Талия Миңнуллина уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International