Яңа икътисади хәлләр квалификацияне арттыру курслары буларак

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

10 мартта Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислеге астында ТР Президенты карамагындагы Эшмәкәрлек буенча Советының киңәйтелгән утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

- Хәзерге көннәрне күбесе яңа мөмкинлекләр вакыты дип атыйлар. Шундый шартларда элеккечә яшәргә мөмкин түгел, үзен генә түгел, әмма бизнес алып бару системасын үзгәртергә кирәк. Күз алдына китерегез: сез тигез юлдан барасыз һәм кинәттән суда булып чыгасыз. Сез алга таба атлап бармыйсыз бит? Алга барыр өчен, йөзергә өйрәнергә кирәк. Шулай бизнес һәм хөкүмәт яңа шартларда эффектив эшләргә өйрәнергә тиеш. Хәзер яңа икътисади хәлләр квалификацияне арттыру курсларын үтергә мөмкинлек бирәләр дип әйтергә була, - дип Талия Миңнуллина ышана.

Утырышка чакырылган Эшмәкәрләр хокуклары буенча РФ Президенты карамагындагы Вәкаләтле шәхес Борис Титов дискуссиядә актив катнашты. Ул Татарстан җитәкчелегенең регионда эшмәкәрлек эшчәнлеген үстерү һәм аңа ярдәм итү өчен күп эшләвен билгеләде һәм хөкүмәт һәм бизнесның мөнәсәбәтен үзгәртү, яңа шартларга җайлашуын ике як вәкилләре дә үткәрәчәк дип ышану белдерде.

Совет кысаларында юнәлешләр буенча проектлы группалар булдырылды, алар эшмәкәрлек эшчәнлегенең актуаль проблемалы мәсьәләләр буенча инициативалар уйлап таба. Проектлы группалар җитәкчеләре утырышта үз тәкъдимнәр белән чыгыш ясадылар. Татарстан Президенты аларның инициативаларын, аеруча мобиль һәм стационар булмаган сәүдә үсешен  хуплады һәм башланган эшне дәвам итергә тәкъдим итте. Эшмәкәрлек инициативасы һәм эшлекле тирәлекне яхшыртуга адымнар бизнес-климатка һәм Татарстанда, гомумән, Россия Федерациясендә бизнес алып бару җиңеллегенә уңай тәэсир итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International