Энергоэффективлык темасы – иң актуаль темаларның берсе

2016 елның 15 марты, сишәмбе

15 мартта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина “Казан Ярминкәсендә “Энергетика. Ресурсларны саклау – 2016” XVII Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә ачышында катнашты.

Оештыручылар сүзләре буенча, 17 мартка кадәр дәвам итәчәк күргәзмәнең төп максаты – сәнәгатьнең төрле өлкәләр оешмаларында энергоэффективлы һәм ресурс саклаучы технологияләрне һәм җиһазларны алга таба мавыктыру. Экспозиция альтернатив энергетика һәм энергия саклау мәсьәләләрен чишергә чакырылды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге күргәзмә Россия һәм халыкара партнерларның хезмәттәшлек үсешенә ярдәм итәчәк дип ышану белдерде.

Бу елда күргәзмәдә Россия, Германия, Беларусь, Казакъстан, Кыргызстан, Дания, Словения, АКШ, Швейцария һәм Япониядән 170 тән артык компания, оешмалар һәм фәнни-тикшеренү оешмлары катнаша. Ачышта катнашкан РФ Энергетика министры урынбасары Антон Инюцын түбәндәге сүзләрне билгеләде: “Әлеге күргәзмәдә катнашучылар саны һәм эшлекле программа буенча без энергоэффективлык темасының хәзерге көнгә иң актуаль темаларның берсе булуын аңлыйбыз. Бу - безнең илнең конкурентлыкка сәләте, киләчәк Россия үсешенең ышанычы”.

Тантаналы ачыштан соң күргәзмә кысаларында “Энергия саклау һәм 2014-2020 елларга Татарстан Республикасында энергетик эффективлыгын арттыру” дәүләт программасын тормышка ашыру барышы турында” ТР Хөкүмәт утырышы узды, өлкәнең 2015 елда эш нәтиҗәләре ясалды һәм 2016 елга мәсьәләләр куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International