Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина 15 мартта үткән ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясендәге Словения Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Приможа Шелиго әфәнде белән очрашуда катнашты.
“Хөкүмәтара комиссия кысаларында без хезмәттәшлек турында меморандумга кул куйдык. Бүген бездә безнең сәнәгый һәм авыл хуҗалыгы оешмалары өчен җиһазлар алырга мөмкинлек бар. Безнең сәүдә-сәнәгый палаталарның эшен активлаштырырга мөһим. Казанда Словения виза үзәгенең эшләве өчен рәхмәт. Россия һәм Европа арасында булган бөтен моментларга карамастан, без алга таба барырга, үзара табышлы проектларны табырга тиеш”, - дип Татарстан президенты билгеләде.
Илче, үз чиратында, Словения Татарстан белән мөнәсәбәтләрне ныгытуда кызыксына һәм бердәм проектларны тормышка ашыруда актив катнашырга әзерлеген билгеләде. Ул Рөстәм Миңнехановны бу елның апрелендә Словения башкаласында – Люблянада узачак халыкара бизнес-форумда катнашырга чакырды.
- Без телекоммуникацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итәбез инде, «КАМАЗ” белән һәм автокомпонентлар буенча аралашу бар. Без туризм, авыл хуҗалыгы һәм башка юнәлешләр буенча яхшы партнерлар була алабыз. Словения – үз исемендә “мәхәббәт” сүзе булган дөньяда бердәнбер ил, инглиз телендә Slovenia була. Әлеге мәхәббәтнең бердәм проектларга һәм инвестицияләргә юнәлү өстендә эшләчәкбез, - дип Талия Миңнуллина саный.