Татарстан характерындагы Нandmade

2016 елның 18 марты, җомга

18 мартта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Россия регионнарының татар авылларыннан эшмәкәрләрнең V Бөтенроссия җыенында катнашты. 2016 елда җыенда РФнең 36 регионыннан, алар арасында Татарстан Республикасыннан кече бизнес һәм фермерлар хуҗалыкларының 600дан артык вәкил катнашты.

Беренче Бөтенроссия җыены 2012 елда узды, анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән авыл эшмәкәрләренең төрле тормыш аспектларына караган иң мөһим проблемалар буенча сөйләшү узды. Җыенда каралган мәсьәләләр актуаль калалар һәм һәрвакытлы игътибар таләп итәләр дип вакыт күрсәтте. Җыен эшенең соңгы көнендә үткән секцияле утырышлар игенчелек, терлекчелек һәм кошчылык, умартачылык һәм балыкчылык, шулай ук халык һөнәрләре темаларын яктырттылар.

Җыен кысаларында РФ регионнарыннан хәләл продукция һәм халык һөнәрләре товарларын җитештерүчеләренең күргәзмә-ярминкә оештырылды, аны пленар утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов карады.

- Кече эшмәкәрлек секторы – теләсә нинди үсеш алган хуҗалык системасының кирәк булган компоненты, ул булмаса икътисад һәм җәмгыять үсә алмачак. Бүген фермерлар хуҗалыгы продукциясе, һөнәрчеләр-осталарның кулдан ясалган әйберләр чыннан да бәяләнә. Агентлыкта без еш кына чит илләрдән кунакларны кабул итәбез һәм аларның шундый продуктлар белән кызыксынуын күрәбез. Татарстан турында яхшы хәтерләр белән алар Татарстан характерындагы кулдан эшләнгән бүләкләр алып киләләр: кул белән ясалган баш киеме яисә күн итекләр, көмеш хәситәләр һәм бәрхеттә ясалган рәсемнәр, балчык һәм авторлы курчаклар, - дип Талия Миңнуллина сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International