Тагын да күбрәк Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының илләр-катнашучылары Казанга килергә телиләр. Россия Федерациясендә Фәлистин иленең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Фаед Халед Мустафа “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit – 2016” VIII икътисади форумында үзенең катнашу турында белдерде.
“Якын Көнчыгышта Россиянең роле шактый мөһим һәм файдалы, һәм без, Фәлистин кешеләре, аның үсүче мөһимлеген хуплыйбыз”, - дип Фәлистин президенты Мәхмүд Аббас бу елның мартында узган Россия делегациясе белән очрашуында белдерде. Элек, 2010 елда узган үзенең Татарстанга визитында ул КазанСаммит икътисади форумының бүген белән бәйләнгән функциясен алдан күрде дип әйтергә була: “Татарстан – толерантлыкның иң яхшы мисалы, бу Россия һәм гарәп дөньясы арасында күпере булырга тиеш”.
- Соңгы биш елда Фәлистин һәм Россия арасында товар әйләнеше якынча алты тапкырга артты – 2015 елда 3,4 млн. долларга кадәр, һәм әлеге күрсәткечнең алдагы артуга перспективалары бар. Илнең сәүдә балансы импортка нык күчкән – 417 млн. доллар, ә экспорт 77, 6 млн. доллар тәшкил итә. Оливкалар, цитруслар һәм башка җиләк-җимешләр, яшелчәләр, төзелеш ташы һәм чәчәкләр импортлана. Азык-төлек ппродуктлары, киң кулланылучы товарлар һәм төзелеш материаллары илгә керә. Хәзер Россия бодае һәм онын китерү мәсьәләсе карала. Татарстан, аграр секторы яхшы үсеш алган республика буларак, Фәлистинда кызыксыну тудырачак дип уйлыйм, - дип саммитны оештыручысы, Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде.