Ислам финансларының король осталары

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

РФда Бахрейн Корольлегенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе  Әхмәд Әбдулрахман Мәхмүд Исмаил Аль-Саати әфәнде Казанга киләчәк. 19-21 майда ул “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit – 2016” VIII Халыкара икътисади саммиты эшендә катнашачак.

Апрель башында Бахрейн Корольлегендә эшлекле визит белән булганда, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Бахрейнның хәзер тулысынча кулланылмаган хезмәттәшлек өчен зур мөмкинлекләр бар дип билгеләде.

- 2015 елда Бахрейнның алып баручы инвестицион фонды “Мумталакат” Россия туры инвестицияләр фонды белән килешү булдырды. Финанс хезмәте өлкәсендә Бахрейн-Россия хезмәттәшлеге өчен мөмкинлекләр бар. Бахрейн, ислам банкингында һәм ислам финанс кәгазьләрен чыгаруда зур тәҗрибә булып, Россиягә һәм аеруча Татарстанга әлеге банк хезмәте үсешендә ярдәм итә ала, - дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде.

Бахрейн, ислам дөньясында иң кечкенә дәүләт булып тора. Ул 33 утраудан тора, аларның бишесендә генә яшәргә була. Бу бөтен гарәп дөньясында иң тиз үсеш алучы икътисади системаларның берсе. ХВФ бәясе буенча, 2015 елда Бахрейн бер кешегә ТЭП буенча дөньяда иң беренче 50 ил исемлегендә 13-нче урында тора, ул, мәсәлән, Франция, Япония, Великобритания илләрен узып китә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International