Кувейтка визасыз

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

10 апрельдә Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Кувейт дәүләте Хөкүмәте арасында визасыз сәфәрләр турында килешү эшли башлады.

Безнең илләрнең бөтен гражданнары әлеге опцияне куллана алмыйлар. Әгәр сезнең чит ил паспорты закон белән билгеләнгән үрнәгендә булса, виза элеккечә кирәк. Ә хатын-кызларда ир-ат юлдашы булырга тиеш, югыйсә аларны, сәбәпләрне әйтмичә, илгә кертми алалар.

Әмма виза дипломатик, хезмәт һәм махсус паспортларга ия булган кешеләргә хәзер инде кирәк түгел. Алар илгә керә һәм чыга алалар, аның территориясе буенча бары тик паспорт күрсәтеп транзит белән бара алалар. Беренче булып Килешүне Кувейт Вакфлар Министры Ягькуб Ассаиг куллана ала. Ул Казанга “Россия – Ислам дөньясы: Kazansummit 2016” VIII Халыкара форумында катнашу өчен май аенда киләчәк.

Килешүне җентекләп монда карарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International