Икътисади форумның хәйрия компоненты

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

20 майда “Россия – Ислам дөньясы: Kazansummit 2016” Россия һәм ИХО илләренең VIII Халыкара икътисади саммиты кысаларында “Хәзерге заманда вакф” VIII халыкара конференциясе үтәчәк. Конференциядә катнашучылар арасында – төрле мөселман дәүләтләрнең ислам, вакфлар, юстиция эшләре буенча министрлар. Шулай Казанда Согуд Гәрабстаны, Кувейт, Катар, БГЭ, Марокко, Бахрейн, Оман һәм Сирия югары җитәкчелек вәкилләре җыелачак.

- Конференциядә, мәсәлән, Татарстан Республикасының Вакф Фонды аша зур Татарстан проектларына инвестицияләү турында сөйләшергә планлаштырыла. Вакф (waqf) – хәйрия максаты белән халыкка куллану өчен милек һәм башка материаль активлар булуын истә тотырга кирәк. Ә ислам бизнесының нигезе – социаль өлеш. Конференциядә “Иннокам” проекты презентациясе булачак, аның социаль компоненты – Яр Чаллыда вакф комплексы (собор мәчете, мәдрәсә, РИИ филиалы, кунакханә, сәүдә үзәге) төзелеше, шулай ук Чистай индустриаль паркына инвестицияләү – Чистави мәчетләрен һәм мәдәрәсәләрен яңарту, - дип Саммит планнары турында аның оештыручысы, Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде.

Тагын бер мәсьәлә – вакфларның кооперациясе, бер берсенең кызыксынуларын күрсәтү, бу ислам илләре белән сәүдә аралашуын һәм хезмәтләрен ныгытырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ислам базарларына Татарстан хәләл-җитештерүчеләренең продукциясен экспортлауны җайларга кирәк, югары технологияле Татарстан хәләл медицинасы мөселман медицина туризмының үзәгенә әйләнергә әзер. Шулай ук санкцияләр аркасында ислам илләреннән кирәк булган продукцияне Татарстанга импортлау мәсьәләсе актуаль булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International