Инвестицияләр буенча Россиядә кем иң яхшы?

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев 2016 елның 11 апреленнән №642-р боерыгына кул куйды, аның буенча Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат хәлен анализларга, региональ дәүләт хакимият органнарының эффективлыгын бәяләргә һәм Россиядә инвестицион климатны яхшырту буенча иң яхшы нәтиҗәләрен ирешү өчен эффектив тәҗрибәләрне табырга мөмкинлек бирүче 44 күрсәткеч расланды.

РФ субъектларында инвестицион климат хәле милли рейтингын исәпләү өчен кулланучы күрсәткечләр исемлегенә автомобиль юллар озынлыгы күрсәткечләре, торак пунктлар саны, РФ  субъектының консолидацияләнгән бюджетына салым кеременең күләме, сатып алулар буенча мәгълүмат һәм башкалар керде. Шулай федераль һәм региональ башкарма органнары, “Яңа проектларны алга таба мавыктыру буенча стратегик инициативалар агентлыгы” һәм алда баручы эшмәкәрләр берләшмәләренең расланган исемлек күрсәткечләре нигезендә регионнарда инвестицион климат хәле милли рейтингының нәтиҗәләр анализларын җыю, әзерләү һәм тәкъдим итү тәртибе расланды.

- Әлеге рейтинг регионнар өчен яхшы таяныч. Ул бөтенебезгә мөмкин булган үсеш нокталарын билгеләргә ярдәм итә. Бүген Россия – чын инвестицион бриллиант, чөнки милли валюта девальвациясе аркасында базарга керү бәясе минимумга кадәр төште, ә экспорт мөмкинлекләре шактый зур керемне күрсәтәләр, - дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде.

Документ белән монда танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International