Талия Миңнуллинаның чыгышы хосусый инвестицияләр өчен ишекләрне киңрәк ачты

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе
Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллинаның 21 апрельдә XVII ТР Дәүләт Советы утырышында чыгышыннан соң икътисадка хосусый инвестицияләр өчен ишекләр киңрәк ачылды.

 

Доклад “Татарстан Республикасында дәүләт-хосусый партнерлык турында” Татарстан Республикасының Законына үзгәрешләрне кертү турында” № 221-5 Татарстан Республикасының закон проектына багышланды һәм депутатлар алдында аны кабул итү яисә эшләп бетерергә җибәрү  карары торды.

Әмма иң яшь хөкүмәт әгъзасының 10-минутлы чыгышы шикләнү калдырмады – дәүләт-хосусый партнерлык хәзер эшләүче икътисади инструментлар арасында лаеклы урын алырга тиеш. Талия Миңнуллина шул закон проектыннан табышын бик яхшы күрсәтте: - “Халык-бизнес-хакимият” өчпочмагы тагын да тәмлерәк була: дәүләт икътисадына хосусый инвестицияләр керә, инфраструктура үсә, эшмәкәрләрдә бизнес үсеше өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килә, халык югары сыйфатлы һәм арзан хезмәт ала. Федераль дәрәҗәдә ДХП турында законны тормышка ашыру вакыты эчендә 14 закон акты кабул ителүе, Татарстанда ике проект уйлап табуы әлеге законның мөһимлеген ассызыклый. Чит ил инвесторларының бүгенге Россия базарының турбулентлыгын куркуы сер түгел. Ә без региональ дәрәҗәдә хосусый инвесторларга гарантия бирәбез диярлек. Моннан башка ДХП үсешенең дәрәҗәсе буенча регион хакимиятенең эш эффективлыгы бәяләнә. Татарстан – дәүләт-хосусый партнерлык турында закон кабул иткән Россия регионнары арасында беренче урыннарда тора, бездә лидерлык позициясен ныгытырга мөмкинлекләр бар, - дип әйтте Талия Миңнуллина.

Татарстанда ДХП мөмкин булган проектларның аерым мисаллары турында сөйләгәндә, республикада спорт объектлары, хастаханәләр, мәктәпләр, парклар, күренекле урыннарны төзергә һәм яңартырга мөмкин. Мәсәлән, ДХП инструменты ярдәмендә Казанда һәм Яр Чаллыда чүп яндыручы заводлар төзелеше яисә Казанны Көньяктан урап алу кебек социаль мөһим проектларны тормышка ашырырга мөмкин.

 

Утырыш нәтиҗәсе – Дәүләт Советы әгъзаларының  “Дәүләт-хосусый партнерлык турында” республика законына үзгәрешләрне кертү турында закон проектын өч укуда бертавышлап кабул итү.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International