Татарстан һәм Пакистан икътисадый партнерлыкны төзиләр

2016 елның 20 августы, шимбә

Пакистандагы Россия Федерациясенең Почетлы консулы, «Habib Rafiq International (Pvt.) Ltd» президенты Хабиб Ахмед җитәкләгән Пакистанның делегациясе, Ислам Республикасының алдынгы компанияләренең 7 җитәкчесе составында, узган атнаның ахырында Татарстанга рәсми визит белән килде.

Гадәттәгечә, югары дәрәҗәдәге кунакларны кабул итүне Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы оештырды. Очрашу Агентлыкның офисында узды, аның барышында Талия Миңнуллина республиканың инвестицион потенциалын, махсус икътисадый зоналарны, технопаркларны һәм узып китүче үсеш территорияләрен тәкъдим итте, берничә юнәлеш буенча булган  инвестицион проектларны күрсәтте. Кошчылык, ит эшкәртү һәм республиканың башка оешмаларын берләштерүче Татарстанның азык-төлек кластеры фикер алышуның аерым темасы булып торды. Моннан тыш, Агентлыкның җитәкчесе Пакистаннан килгән кунакларны булачак «KazanSummit2017» Россия һәм ИХО илләренең Халыкара икътисади саммитында катнашырга чакырды.

Ислам Республикасының делегациясе кабул итүне югары дәрәҗәдә бәяләде һәм Татарстан белән бердәм хезмәттәшлекне киңәйтү турында өметен белдерде. Моннан тыш, Пакистанның Россиянең сату базарына, бигрәк тә ит базарына, карата булган кызыксынуы билгеләнде. Чит ил җитештерүчеләре планнарында – Россия Федерациясенә «хәләл» ит  продукциясен күпләп җибәрү.

Узган эшлекле визит кысаларында берничә дәүләт органнары, шул исәптән республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы белән очрашулар узды. Шулай ук, Пакистанның делегациясе Яр Чаллыда булды, анда «Камаз» ААҖ белән сөйләшүләр һәм Менделеевскта «Аммоний» ААҖ вәкилләре белән очрашу узды.

Быел июньдә узган, Пакистан сәүдә министрлыгы карамагындагы сәүдә үсеше буенча идарәсенең башкарма директоры, илнең дәүләт министры шейх Мөхәммәд Мөнир җитәкләгән делегациянең Татарстанга рәсми визитын билгеләргә кирәк. Ул чакта узган визит барышында яклар мөнәсәбәтләрне үстерү буенча бердәм эш группасын булдыру турында килештеләр.

«Сез бүгенге төшке ашта нәрсә ашадыгыз? Кешенең сәламәтле организмы уңайлы инвестицион климатка ошаган: дөрес капитал салулар ясасаң, нәтиҗә тиешле булачак. Шундый мәгънәдә «хәләл» продукциясе үзенә күрә сыйфат мисалы булып тора, - дип билгеләде Талия Миңнуллина. – Нәкъ хәләл продукциясе белән үзара тәэмин итешү безнең Пакистаннан килгән потенциаль партнерларның узган визитында үзәк тема булды. Товар әйләнеше әлегә 30 млн. доллар гына, шуңа күрә эшлисе бар – инвестицион контекст өчен плацдарм өстендә эшләргә кирәк».

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International