Дуслык кыенлыкларда беленә: Төркия Татарстанда 2 яңа завод ача

2016 елның 8 октябре, шимбә

Төркия икътисад министры пыяла җитештерү буенча ике «Тракья Гласс Рус» заводын ачу тантанасында катнашу өчен Татарстанга килде. Мәскәүдәге Төркия Илчесе Үмит Ярдым озатуы белән Нихат Зәйбәкҗи әфәнде Төркия компанияләре җитәкчелеге белән очрашачак һәм «Алабуга» МИЗы Күзәтү Советының утырышында катнашачак.

Шулай ук, Төркия икътисад министры Татарстан эшмәкәрләре белән берничә эшлекле очрашу үткәрәчәк, идән каплауларын, мебель һәм МДФ-панельләрен чыгаручы һәм «Алабуга» МИЗының резиденты булган «Кастамону Энтегре» компаниясенең инвестицияләре белән танышачак.

«Алабуга» МИЗы – Европадагы иң яхшы икътисадый зоналарның берсе һәм шул ук вакытта Татарстан икътисадының локомотивы. Аның территорясендә җитештерүне төзү турында карар кабул иткән компанияләр арасында 3M, Ford, Armstrong, Saint-Gobain, Air Liquide, Rockwool, Интерскол кебек зур Россия һәм халыкара компанияләр. Бүгенге көндә анда хосусый инвестицияләрнең гомуми күләме 153,7 млрд. сум тәшкил иткән 48 резидент теркәлгән.

Дөньяның 13 илендә эшчәнлеген алып баручы, 15 илдә продукциясен сатучы һәм 21 меңнән артык хезмәткәрләр штаты булган «Шишеджам» Төркия компаниясе өч иң зур бөтендөнья үзенең категориясендә продукцияне җитештерүчеләрнең берсенә әйләнү максаты белән яңа заводларын урнаштыру өчен Татарстанны сайлады. Инвестицион бәяләре 310 млн. долл. (210 млн. долл. төзелеш пыяласын җитештерү заводына һәм 100 млн. долл. автомобиль пыяласын җитештерү заводына) тәшкил иткән заводларны рәсми ачу тантанасында шулай ук Татарстан Республикасының Президенты, Төркия, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының хакимият органнары һәм дипломатлар корпусы вәкилләре катнашалар.

Барысы 2002 елдан бирле «Шишеджам» компанияләре группасы Россия икътисадына 1,1 млрд. доллардан артык капитал салды.

«Бүген без рәсми рәвештә 2 яңа заводны ачтык – бу тупланган күләмдә Татарстанда лидерлык позицияләрен яулаучы Төркия инвестицияләре. Дөресен генә әйткәндә, заводлар тест режимында элегрәк җибәрелгән иде. Сәяси климатның җылынуын көттек. Бизнес барыбер эшләячәк, әгәр эшчәнлек табышлы булса. Халыкта әйтелгәнчә, дөнья түземлеләргә кайтып кала...», - дип билгеләде Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.    

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International