Аеруча истәлекле тоджаннарга кадәр юл

2016 елның 2 декабре, җомга

Соңгы 10 ел эчендә Татарстан икътисадына Кореядан күпме инвестицияләр керде? Җавап: ноль. Бу уңышка ирешкән Татарстанны канәгатьләндерәме? Җавап: юк, канәгатьләндерми. 2016 ел эчендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы тарафыннан Татарстанга беренче Корея инвесторы һәм аның артыннан «иртәнге җиләслек иленнән» бизнесменнар килсен өчен эшлекле элемтәләр урнаштыру максаты белән зур эш башкарылды. Агентлык беренче Корея «тоджаны» (dodjan – имза рәвешендә берәр кешенең печате) – инвестицион килешүдәге имзаның аналогын алу буенча куелган максатны үтәде һәм шуңарда тукталырга исәп томый.

Корея Илчелеге ишекләрен ачып җибәрә

«Без 2015 елның 17 декабрендә Россия Федерациясендәге Корея Республикасының Илчелегендә Татарстанның инвестицион потенциалы презентациясен уздырудан башладык. Корея бизнесменнарның дүртенче һәркварталлы утырышы кысаларында Корея эшмәкәрләрен инвесторларның Татарстандагы эш шартлары белән таныштырдылар. Шуннан соң сорау-җавап дискуссиясе һәм кайбер аерым компанияләр җитәкчелеге белән берничә очрашу узды», - дип искә төшерә Талия Миңнуллина. Шул рәвешле, кызыксыну уртак булып чыкты, ә ачык Татарстан Корея эшмәкәрләренең Россиядә бизнесны үстерү теләген каршы алды.

«Азия юлбарысы» янына визит

Алдагы 2 ай эчендә Агентлык ирешелгән килешүләргә кул кую өчен Татарстан Республикасы делегациясенең Кореяга сәфәренә әзерләнде.

 2016 елның 28-30 мартында Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина җитәкләгән Татарстан Республикасы делегациясенең Көньяк Кореяга эшлекле визиты үтте.  Делегация составына республиканың өстенлекле тармакларының, шул исәптән сәнәгать һәм сәүдә, мәгълүматлаштыру һәм элемтә, авыл хуҗалыгы министрлыклары керде.

 Эшлекле визит барышында Корея Республикасындагы Россия Федерациясенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Тимонин, Көньяк Кореядә РФ сәүдә вәкиле Михаил Бондаренко, Көньяк Корея сәнәгать, сәүдә һәм энергетика министрының беренче урынбасары Ale Kwan Seop әфәнде белән сөйләшүләр узды, бизнес берләшмәсе вәкилләре белән очрашулар узды, Талия Миңнуллина, шулай ук, Сеул, Ульсан һәм Тэджон шәһәрләрендә зур холдингларның җитештерү мәйданнарын карады. «Корея компанияләре безне күтәренке рух белән кабул иттеләр, безнең инвестицион проектларны тормышка ашыру буенча тәкъдимнәрне кызыксыну белән тыңладылар. Танырга авыр, ләкин Көньяк Кореядән инвестицияләрнең булмавында гаеп әлбәттә безнең өстә. Алар әзер, һәм потенциал зур. Без активрак булырга һәм җитди сөйләшүләрне башларга тиеш» - дип турыдан-туры хәбәр итә инвестицион агентлык җитәкчесе.

Татарстанның копилкасына Корея инвесторыннан беренче 10 миллион доллар

2 апрельдә Талия Миңнуллина һәм Apollo Co., Ltd Көньяк Корея компаниясе президенты Т. Г. Квон әфәнде республика территориясендә яңа җитештерүне тормышка ашыру турында Килешүгә кул куйдылар. Apollo Co., Ltd – нефть эшкәртү, нефтехимия заводлары, электр станцияләр һәм сәнәгатьнең башка өлкәләренә привод механизмнары һәм запорный арматураларының тулы спектрын җитештерүче зур Корея җитештерүчесе. Компания продукциясе Төньяк Америка, Көнбатыш Европа һәм Якын Көнчыгыш илләренә сатыла.

Җитештерү нефтехимия комплексы өчен запорный арматурасын җыюдан башланачак. Әмма вакыт узу белән Корея эшханәсендә тулы цикллы җитештерүне булдыру өчен кирәк булган үз оригиналь детальләр җитештереләчәк.

Әлеге килешү - Агентлыкның Корея компаниясе һәм Татарстан оешмалары белән ярты елдан күбрәк эшнең нәтиҗәсе. Апрельдә Татарстанда документка кул куелды. 2016 елның 3 кварталында компания «нефть» Әлмәт муниципаль районында җитештерүне оештыру өчен беренче 25,2 млн. сумлык инвестицияләрне кертте. Җитештерү тиздән җибәреләчәк.

Президент тарафыннан расланган

Шуннан соң вакыйгалар тагын да тизрәк үсеш алдылар: 3 ай да үтми калды, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасына эшлекле визит белән килде. ТР Президентының эшлекле визиты ике көн дәвам итте (2016 елның 19-20 июне).

Татарстан Президенты югары дәрәҗәдә берничә: Корея Республикасы Премьер-министры, Чхунчхон-Пукто провинциясе Губернаторы белән очрашу үткәрде; берничә алдынгы Корея компанияләрендә: Samsung Electronics, Lotte Group, I-KAIST, SK Group, Hyosung Group, LS Group, Hanjin D&B Co. Lt, Kolon Group булды; инфраструктур объектларны: Пангё техно-үзәнен, Чхонгечхон елганың яр буе урамын карады.

20 июньдә Сеулда узган Корея-Татарстан эшлекле форумында Корея Халыкара Сәүдә Ассоциацисенең (KITA) конференц-залында Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының инвестицион потенциалын күрсәтте. Форумның ахырында Татарстан Президенты барында берничә килешүгә кул куелды. Шулай, IOREX Co., LTD компаниясе белән килешү су чистарту системасын җитештерүне урнаштыруны күз алдында тота. DONG-A Electric Co., LTD компаниясе белән икенче килешү - электротехника продукциясен җитештерүне урнаштыру турында. Шулай ук Корея Халыкара Сәүдә Ассоциацисе (KITA) белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы арасында үзара килешү турында меморандумга кул куелды.

Корея десанты Татарстанда

2016 елның 27-28 июнендә Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан вәкилләренең сәфәреннән соң Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пак Ро Бёк әфәнде җитәкләгән Корея Республикасының делегациясе җаваплы визит белән Татарстанга килде. Корея Республикасы делегациясе составына 30га якын төрле вәкил, нигездә, бизнесменнар һәм банк секторы, сәнәгать, автомобиль төзелеше һәм башка өлкәләрдәге иң зур Корея компанияләренең генераль директорлары керде.

Корея партнерлары өчен бай эчтәлекле программа, шул исәптән республиканың IT-park югары технологияләр өлкәсендәге алдынгы технопаркларында һәм Иннополиста булу, республиканың Сәүдә-сәнәгать Палатасындагы Корея һәм Татарстан компанияләре катнашуы белән түгәрәк өстәл, адреслы һәм B2B очрашулар, эшлекле төшке ашлар, мәдәни программа, шулай ук Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу оештырылган иде.

Эшлекле, спорт, мәдәни чараларның өзелмәс элемтәсе

4 декабрьдә Россия Федерациясендәге Корея Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пак Ро Бёк Яр Чаллыга киләчәк. Шул вакыйга уңаеннан шәһәрдә берничә чара узачак: VIII тхэквондо буенча Корея Республикасы Илчесе Кубогы, Корея фильмын күрсәтү һәм Корея һәм татар традицион музыка концерты. Тхэквондо буенча ярышларга 120 катнашучы килә, ярышлар командалар арасында узачак. Мәдәни программа кысаларында Яр Чаллы шәһәре кешеләренә Корея телендә һәм рус субтитрылары белән «Ге Чун әби» драмасын күрсәтәчәкләр, «АРАСА» Кореяның барабанда уйнаучылар ансамбле һәм «Болгарлар» татар бию театры катнашуы белән Корея һәм татар традицион музыка концерты узачак.

Проектларны тормышка ашыруның ачык мисалы

Татарстан эчендә урнаштыруы алдан каралган яшел суган үстерү Республикада Корея инвесторлары катнашуы белән тормышка ашырырга исәп тоткан төп проектлар арасында билгеләнгән. Проект белән кызыксыну Татарстан халкында делегациянең Көньяк Кореяга визиты барышында барлыкка килде. Нәкъ менә шул вакытта, авыл хуҗалыгы оешмаларында республика вәкилләренә Корея халкы, төрле культураларны, шул исәптән яшел суганны, зур күләмдә үстерергә мөмкинлек бирүче авыл хуҗалыгында куллана торган технологияләр күрсәтелде. Быел 60 гектар җирне чәчеп булды, киләсе елда меңне чәчү планлаштырылган. Проектны тормышка ашыру киләсе елда, авыл хуҗалыгы сезоны башлангач, тулы куәт белән барачак.

Технологик инициатива

2016 елның 13 декабрендә Казанда узачак «Технологияләр һәм инновацияләр өлкәсендә Евразия партнерлыгы» семинары һәм  b2b очрашулар раунды Корея Республикасы белән эш буенча узган елның иң яхшы азагы булачак. Баштан «Евразия технологик инициативасы» форумын Мәскәүдә генә уздыру күздә тотылган иде, ләкин, Корея ягының инициативасы турында билгеле булгач, Татарстанның Иннополис IT-шәһәре һәм IT-компанияләре белән танышу төп мәсьәләгә әйләнде. Инвестицион үсеш агентлыгы Россия Федерациясендәге Корея Республикасы Илчелеге һәм KOTRAның (Корея сәүдә һәм инвестицияләргә ярдәм итү агентлыгы) чарасын оештыручыларның интеллектуаль партнеры булып тора һәм Корея инновацион бизнесменнары өчен кызыклы программаны әзерли.

Корея һәм Россия стартап компанияләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен хезмәттәшлек мөмкинлекләрен тәкъдим итү, шулай ук технологияләр һәм инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек өчен ихтимал булган киләчәк партнерларны эзләү семинарның һәм B2B очрашуларның максаты булып тора. Составына 17 стартап компанияләре һәм кече һәм урта бизнес вәкилләре, шулай ук креатив икътисад сәясәте мәсьәләләре белән шөгыльләнүче 4 хөкүмәт һәм шәхси агентлыклар керүче Корея делегациясе әлеге семинарда һәм B2B очрашуларда катнашачак.

Татарстанның зур проектларына Корея халкын җәлеп итү

Корея Милли Азык-төлек Корпорациясе Сеул Мэры хуплавы нигезендә «Агродөнья Казан» бөтендөнья дәрәҗәсендәге масштаблы күмәртәләп-бүленеш үзәге белән идарә итүдә катнашырга ниятли. Проектка Россия Хөкүмәте дә ярдәм итә.

Ә тәҗрибәле экспертларны җәлеп итү турында карар 2016 елның ахырында кабул ителгән иде һәм үзара табышны гомумән Көньяк Кореяга һәм Россиягә китерәчәк, әлбәттә Татарстаннан башлап.

«Корея партнерлары актив рәвештә эшкә керештеләр. Без яңа инвестицион проектларны тормышка ашыруга темп тотачакбыз. Нәкъ Көньяк Корея бүген инновацияләр һәм технологияләр буенча күпчелек дөнья рейтингларының башында тора», - дип планнары белән уртаклаша Талия Миңнуллина.       

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International