«Ничек итеп яшьләрнең игътибарын икътисади һәм инвестицион эшчәнлеккә юнәлтергә? Без даими рәвештә республикабызда яшәү һәм эшләү өчен шартларны булдыру һәм туган регионда кеше капиталын үстерүне тәэмин итүче программаларны тормышка ашырабыз. Шуңа күрә аерым игътибар алга таба киләчәк Татарстанны төзәячәк, инвестор булачак сәләтле яшьләргә бирелә. Шулай итеп «Invest in Tatarstan» уникаль уенын оештыру идеясы барлыкка килде», - дип билгеләде ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Катнашучылар фишкаларын «Алга!» дип исемләнгән кырга куялар – шулай башлана уен. Бу мавыктыргыч икътисади уенда катнашучылар милекләрен сатып алалар, арендалыйлар һәм саталар – икътисадның төрле өлкәләрендәге әйдәп баручы Татарстан компанияләре: нефть химиясе тармагыннан алып азык-төлек сәнәгатенә кадәр. Уен кырында, мәсәлән, барысына да таныш булган А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы, «Таттелеком» ГАҖ, «Просто молоко» ҖЧҖ, «Аммоний» АҖ, «Татхимфармпрепараты» АҖ, «Бәхетле» компаниясе, « Казаньоргсинтез» ГАҖ, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ, «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ, «ТАИФ-НК» ААҖ, «Мастер» Кама индустриаль паркы, «Алабуга» МИЗы, «КАМАЗ» компанияләре группасы, шулай ук «Казан Арена» стадионы, «Иннополис» шәһәре, үзәк тимер юл вокзалы, «ИТ-парк» технопаркы һәм башкалар тәкъдим ителде. Уен тулысынча икътисади процессларга охшатып ясалган һәм күчемсез милекне сатып алу һәм киредән сату, биналар төзү, финанслар белән эш итү кебек этаплардан тора. Кызыклы ярыш уеннары формасындагы укыту стратегик фикерләүне үстерә һәм аны практикада куллануны шомарта.
Шулай, бүген Казан вертолет заводында «Invest in Tatarstan» уенының беренче яшьләр турниры үтте, анда Татарстан югары уку йортларының иң яхшы студентлары, укуны бетерүчеләре һәм активистлары, шулай ук завод хезмәткәрләре катнашты. Турнирны Россия өчен мөһим булган предприятие белән бергә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы оештырды. Уен башланганчы Талия Миңнуллина Татарстан икътисадының структурасы, инвестицион казанышлар һәм республиканы үстерү буенча планнар турында хәбәр итте, эшлекле аралашуда уңышлар теләде.
Турнирда 10 төркемгә бүленгән 60тан артык кеше катнашты. Уен барышында катнашучылар эшмәкәр күнекмәләрен күрсәттеләр, яңа предприятиелар һәм сәнәгать зоналары турында белделәр, бер-берсе белән таныштылар. Казан югары уку йортлары студентлары финанс грамоталылыкны өйрәнделәр.Уздырылган чара катнашучыларның финанс грамоталылыгының практик һәм теоретик белемнәренә бәя бирергә ярдәм итә.
Турнирның нәтиҗәләре буенча, Азат Назмеев чемпион булды, ул иң күп очко җыйды. Ул Мәскәүгә инвестицион эшчәнлек нигезләре буенча стажировкага китәчәк. Чингиз Гизатовка Татарстанның халыкара дәрәҗәсендәге шоу-румына бару сертификаты тапшырылды, шулай ук Диана Адагамова «Иң тәвәккәл инвестор» номинациясендә җиңде һәм «Invest in Tatarstan» уены белән бүләкләнде.
Турнирда катнашучылар фикере буенча, шундый очрашулар актив яшьләр өчен бик файдалы һәм аларның алга таба һөнәри өлкәдәге үсешенә йогынты ясый. Алар шулай ук әлеге турнирларның киләчәктә республикабызның башка предприятиеларында да мөмкин кадәр ешрак уздырылуын теләп калдылар. Вертолет заводы буенча экскурсия беркемне дә битараф калдырмады.
Болар барысы да республиканың яхшы киләчәгенә – Татарстанның даими рәвештә гөрләп алга баруына юнәлеш булып тора.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: