Татарстан Мумбаи шәһәрендә (Һиндстан) 27нче ChemTech 2017 халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә эшли

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

2017 елның 14 февралендә Мумбаи шәһәрендә (Һиндстан Республикасы) 27нче ChemTech 2017 халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе эшен башлап җибәрде. Рәсми ачу тантанасы Химия сәнәгате һәм ашламалар министрлыгы һәм мактаулы министр Шри Анант Кумар әфәнде йөзендәге Һиндстан хөкүмәте парламент эшләре министрлыгы патронажы астында узды. Күргәзмәдә дөньяның 27 иленнән килгән 700дән артык компания катнашты.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы карамагындагы «Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе» АҖ Татарстан Республикасының берләштерелгән экспозициясен оештырды, анда экспортер предприятиелар урнаштырылды. Алар арасында аерым алганда «Бетар» исәпкә алу приборларын җитештерү заводы, алдынгы полимер җилем технологияләрен җитештерүче «Мастер Кляйн» сәүдә маркасы тәкъдим ителде.

Татарстан 2030 стратегиясенең мәгариф тармагының динамик үсешен күздә тотуы белән бәйле рәвештә Татарстанның күргәзмә стендында эшләү кысаларында югары уку йортлары да тәкъдим ителде. Шулай, Казан Федераль Университетының химия институты чит ил студентларын җәлеп итү һәм фәнни өлкәдә тәҗрибәне уртаклашу максаты белән чара кысаларында чыгыш ясады.

Татарстан Республикасының стендында мөмкин булган Татарстан продукциясен Һиндстан базарына чыгару һәм гомумән алганда экспорт үсешенең перспективалары турында фикер алышалар. Татарстан стендында Һиндстан Республикасындагы Россия Федерациясе сәүдә вәкиллегенең киңәшчесе Владимир Ныхриков әфәнде булды. Аның ярдәме белән THOMAS BAKER PVT. LTD. компаниясенең башкарма директоры Умеш Расдоги әфәнде белән очрашу оештырылды, анда нефть химиясе продукциясен, медицина җиһазларын, ашламаларны, биоконтрольне, су һәм газны исәпкә алу приборларын чит илгә чыгару буенча мәсьәләләрнең киң даирәсе турында фикер алышынды. Шулай ук Һиндастан Республикасында химия сәнәгатен алга таба мавыктыру белән шөгыльләнүче 40 меңнән артык кампанияне эченә алган  Indian Chemical Council ассоциациясенең җитәкчелеге белән очрашу узды. Бу очрашуда аерым алганда Һиндстан базарына Татарстан медицина инструментларының кластерын җибәрү перспективалары турында фикер алыштылар. Республика инновацион продукциясе белән турыдан-туры тәэмин итү буенча Star Fine Papers Co. компаниясенең генераль директоры Хайрен Кария әфәнде белән сөйләшүләр үтте.

Локаль продукциясен чит илгә чыгару өлешендәге Татарстан активлыгы күләм ягыннан кебек үк, тәэмин итү географиясе өлешендә дә көннән-көн арта.            

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International