Уйлап карагыз: дөньяда 143 миллион ятим, 663 миллион кеше су ала алмый, 57 миллион балада мәктәпкә йөрергә мөмкинлек юк, 3000нән артык шәһәрдә һава пычрануы куркынычсызлык һәм чисталыкның нормаларыннан кимрәк, дөньяда һәр 122 кеше сугыш аркасында үз йортын югалтты. Әмма бу дөньяда Татарстан бар. Меңнәрчә ел дәвамында монда төрле милләтләр һәм диннәр тату яши. Монда тормыш һәм бизнес алып бару өчен югары шартлар булдырылган. Монда зур эшләр һәм игелеклелек, тиз үсеш һәм уңыш, хөрмәт һәм вәкаләтлек. Монда хыяллар тормышка ашырыла. Хыялларга инвестицияләгез. Татарстанга инвестицияләгез.
1 ноябрьгә кадәр Төркиядән Россиягә 50 меңгә кадәр тонна томат китереләчәк. Моның турында 21 октябрьдә Казанда үткән Россия-Төркия хөкүмәтара комиссиясе нәтиҗәләре буенча илебезнең энергетика министры Александр Новак белдерде.
Казакъстанның Костанай өлкәсе Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы белән инвесторларны җәлеп итү бкенча тәҗрибә белән алмашу һәм хезмәттәшлекне үстерүдә кызыксына. Моның турында ТР ИҮАга визит кысаларында Казакъстанның Костанай өлкәсенең акимы урынбасары Меиржан Мырзалиев белдерде.
Цицикар Кытай шәһәренең хакимияте һәм бизнес Татарстан белән авыл хуҗалыгында хезмәттәшлек итергә ниятләнә. Кытай җитештерүчеләренә сату өчен һәм Россия базарына керү өчен регион буларак республика базары кызык. Моның турында ТР инвестицион үсеш агентлыгында Цицикар шәһәренең делегация вәкилләре әйттеләр.
Франция Татарстан белән икътисади хезмәттәшлектә кызыксына, монда Европа компанияләрнең Татарстан базарында булу да керә. Моның турында Лион һәм Марсель эшлекле даирәләре һәм хакимият органнары вәкилләре Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы делегациясенең Франция регионнарына ике көнлек визиты барышында әйтелде.
Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан делегациясе составында Россия-Сингапур эшлекле форумында, шулай ук “Сколково” технопаркында узучы “Ачык инновацияләр” сессиясендә катнашты. Мәскәүдә 8-нче хөкүмәтара Россия-Сингапур комиссиясе уза.
2030 елга кадәр Социаль-икътисади үсеш стратегиясен тормышка ашыруның ике ел эчендә Татарстанда капиталга инвестицияләр күләме 1470,7 млрд сум тәшкил итте. Бүген программаның урта нәтиҗәләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән Министрлар кабинетында үткән сессиядә әйтелде.
Үзбәкстан премьер-министры урынбасары Гуломжон Ибрагимов җитәкләгән Үзбәкстан Республикасы делегациясе Татарстанга 10-11 октябрьдә рәсми визит кысаларында килде.