ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасына рәсми визит белән Тебриз шәһәре (Иран) мэры Садега Наҗафи Хезерлу килде, аның белән бергә Тебризның 5нче округы җитәкчесе Ягуб Хушяри, Тебризда Иранның Чит ил эшләре министрлыгы вәкиллегенең җитәкчесе Рагеб Бабаи һәм Иранның Казанда Генераль консуллыгының консул вәкаләтләрен башкаручы Али Беман Эгбали Зарч килделәр.


3
июль, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 26-29 июнендә Татарстан Республикасы делегациясе Исраилга эшелкле визит белән килде, делегация составына Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Экспорт корпорацииясе вәкилләре, республиканың биш район башлыклары, авыл хуҗалыгы компанияләре җитәкчеләре керделәр.

2017 елның 26-28 июнендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы «Байтерек» Милли идарә холдингы” АҖ белән хезмәттәшлек сораулары турында сөйләшү өчен Казакъстанга эшлекле группаның визитын оештырды.


29
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Кырым Республикасы делегациясе регионга инвестицион тәҗрибә белән алмашу өчен килде.


28
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Инвестицион үсеш агентлыгының җитәкчесе Талия Миңнуллина «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында узды.

28 июньдә Казанда “Сакнур” томотерапия Идел буе үзәге – Татарстан Республикасында нур терапиясе буенча беренче медицина үзәге, ул дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчелеге астында Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә тормышка ашырыла.


27
июнь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 25-28 июньдә икеяклы эшлекле контактларны активлаштыру максаты белән Болгария Республикасының  бизнес-делегациясе Татарстан Республикасында тора. Делегация составына Балкан Фуудс 95 ЕООД һәм Si Commercial Ltd компанияләре, Мәскәүдәге Болгария Сәнәгать үзәге вәкилләре, Россиядәге Болгария илчелеге дипломатлары керделәр.


26
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Талия Миңнуллина Яр Чаллыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәисе булган “КАМАЗ” ААҖ еллык җыелышында катнашты.

Бүген Казанда Химград технополисы территориясендә Advenira Enterprises Inc. (АКШ) компаниясенең  нанокомпозит капламаларын җитештерүе башлап җибәрелде. Завод ачышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Роснано” ИК Рәислегенең идарәсе Анатолий Чубайс катнаштылар.

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Татарстан Республикасыннан РФ Федераль җыелыш Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары өчен уиҗәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин рәислеге астында үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International