Эшлекле сәфәрнең беренче объекты «Урам» экстрим-паркының ябык өлеше булды. Комплекс елның теләсә кайсы вакытында эшләячәк. Бүгенге көндә бина төзелеше 80% ка төгәлләнгән. Эчке отделка эшләре 60% ка башкарылган, якын-тирә территорияне төзекләндерү 70% ка үтәлгән.
Россиядә иң күп пилотсыз машиналарда нәкъ менә Казанда йөрергә телиләр. SuperJob порталы белгечләре 16 миллионлы шәһәрдә үткәргән сораштыру мәгълүматлары әнә шундый. Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең 45% ы мондый транспорт пассажирлары булырга әзер. 33% каршы булды, ә 22% “Сез пилотсыз транспортта йөрергә әзерме?” дигән сорауга җавап бирергә кыенсынды.
Бүген ЕАИБ хөкүмәтләр башлыклары «Казан Экспо»да булдылар, анда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Евразия хөкүмәтара советында катнашучы илләрнең беренче затларына Татарстанның инвестицион эшчәнлеге турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Астана» халыкара финанс үзәге администрациясе» АҖ идарәсе рәисе Ернур Рысмагамбетов белән үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек турында меморандумга кул куйды.
Конференция 2021 елның 15-17 сентябрендә Казан шәһәрендә узачак һәм барлык континентлардан иң яхшы экспертларны, тармак лидерларын һәм танылган спикерларны җыячак. Бу Россия, ЕАИБ (рус. ЕАЭС) һәм Балтия илләре территориясендә TCI конференциясе тарихында беренче конференция.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Иннополис» МИЗ Күзәтү советының быел икенче утырышы узды. Совет утырышында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
1. Законнардагы яңалыклар (үз көченә кергән үзгәрешләр)
Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республика хөкүмәте составында «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология буенча Татарстан халыкара форумы - 2021» күргәзмәсендә булды.
Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Бурятия Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары, сәнәгать, сәүдә һәм инвестицияләр министры Антон Виноградов һәм Бурятиянең дәүләт учреждениеләре һәм хосусый сектор вәкилләре делегациясе белән очрашты һәм комплекслы сөйләшү уздырды.
Татарстан Республикасы делегациясенең Босния һәм Герцеговинага эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Босния һәм Герцеговинаның Чит ил инвестицияләрен җәлеп итү агентлыгы башлыгы Нина Побрич белән очрашты.