Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов «Херманн-Равема» алман компаниясе идарәчесе д-р Манфред Либль белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Антон Семенов һәм «Херманн-Равема» компаниясенең Биогаз бүлеге җитәкчесе Бернд Штрейхер катнашты. Очрашу барышында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов киләчәк хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сүз алып барды. Хезмәттәшлек нигездә автотөзелеш (җиңел һәм йөк автомобильләре, рельс транспорт чаралары), машиналар төзү һәм гомуми логистика өлкәләрендә алып барылачак.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов PPP Local һәм Quintessentially компания вәкилләре белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Антон Семенов һәм Инвестицион проектларны алып бару һәм ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Максим Грицких катнашты. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов кунакларны Агентлыкның эшчәнлеге белән таныштырып узды. Шулай ук, Агентлыкның Инвестицияләргә хезмәттәшлек күрсәтә торган агентлыкларның халыкара ассоциациясенә (WAIPA) керүе турында да сөйләп үтте.
Очрашу барышында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов кече һәм урта эшкуарлык үсеше программалары һәм Татарстан Республикасы җирлегендә экспортны күтәрү һәм үстерү корпорацияләренә нигез салу турында мәгълүмат бирде. Шулай ук, очрашуда «Лизинг-грант» программасын финанслаштыру турындагы сорау да күтәрелде. Банк вәкилләре бу елның декабрендә программада катнаша торган лизинг компанияләрен фондлаштыруга әзер булулары турында әйтелләр.