18 декабрьдә 15:00 сәгатьтә Иннополис шәһәренең ArtSpace шәһәр киңлегендә Россиянең ике тармагы: киноиндустрия һәм IT – «Россия киноиндустриясе 4.0» диалогы узачак. Чара Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы «КиноТеатр» фонды һәм «Иннополис» МИЗ белән берлектә үткәрә.
7 яңа проект Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә Татарстан алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрендә эш алып бару турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау комиссиясе тарафыннан хупланды.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы икенче ел рәттән Үзәк Азия, Кавказ һәм Россия регионында инвестицияләрне җәлеп итү буенча иң яхшы агентлык дип танылды. AIM Investment Awards бүләге – туры чит ил инвестицияләренең эре һәм табышлы проектларын уңышлы җәлеп итү буенча танылган эшне тану билгесе.
Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышы узды.
Татарстанның иң яхшы инвесторы кем булды, республика эшкуарларына нәрсә җитми, һәм хакимиятнең нәрсә эшләргә җыенуы турында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика Инвесторлар клубы утырышында сөйләштеләр.
8 декабрьдә үзебез өчен бөтенләй яңа форматта – онлайн-дәүләт-хосусый партнерлык буенча IV тармак форумы узды. Чара гадәттәгечә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы тарафыннан ДХП Милли үзәге ярдәмендә үткәрелә. Форумда 240 тан артык кеше катнашты.
2020 елның 14 декабренә планлаштырылган Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне COVID-19 инфекциясенең югары куркынычы белән бәйле эпидемиологик хәлнең катлаулануы сәбәпле күчерелә.
8 декабрьдә онлайн-форматта дәүләт-хосусый партнерлык буенча IV тармак форумы узачак. Чара Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы тарафыннан ДХП Милли үзәге ярдәмендә үткәрелә.
Татарстанда дәүләт-хосусый партнерлыкны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә республика Министрлар Кабинетында узды.
Сәнәгать технопарклары һәм аларның идарә компанияләре реестрын алып бару тәртибе билгеләнде (үз көченә керде) һ.б.