Бүгенге көнгә һәр җиденче Россия кешесе ислам динен тота һәм һәр елны Россиядә хәләл базары 30-40%ка үсә. Ә дөньяда мөселманнар саны 1,8 млрд. кешегә җитә, бу планета халкының 23% тәшкил итә.
19-20 апрельдә Иран Ислам Республикасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле визит белән булды. Татарстан делегациясе составына Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, шулай ук республиканың эре сәнәгый эшханәләр җитәкчеләре керде.
Татарстан Республикасының бюджетыннан субсидия алу хокукына лаеклы юридик шәхесләрне сайлап алу турында
Внешэкономбанк (ВЭБ) һәм Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) Россиянең 23 регионында инвестицион проектларны җәлеп итү өчен яңа технологияне тормышка ашыра, ул регионнарның бизнес идеяләрен финанс ресурслар белән турыдан-туры тоташтырырга һәм әлеге секторның актив үсешенә этәргеч бирергә мөмкинлек бирәчәк.
Бер айдан соң “Россия – Ислам дөньясы: Казансаммит 2017” Халыкара икътисади саммиты ачылачак, ул Татарстан башкаласында 18-20 майда узачак.
13 апрельдә «Белмедснаб» Белоруссия компаниясе һәм «Дельрус» ЯАҖ Россия компаниясе вәкилләренең Татарстан Республикасына визит узды. Визит кысаларында кунаклар Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгында булдылар, анда аларга Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы презентацияләнде.
2-4 апрельдә Дубаи шәһәрендә (БГЭ) Еллык Annual Investment Meeting 2017 инвесторлар очрашуы үтә.
29-31 мартта Татарстанда КАР (рус. ЮАР) Илчелегенең икътисади бүлегенең җитәкчесе, Икътисад буенча министр-киңәшче Молоко Лешаба җитәкләгән Көньяк Африка Республикасы Илчелегенең делегациясе булды.
29 мартта Татарстанда беркөнлек визит белән Turkuaz Textile компаниясе генераль директоры Атилла Шюкрю Зейбекджи җитәкләгән Төркия делегациясе булды.