Татарстан Республикасының Арча муниципаль районы Татарстан Республикасы Рәисе җитәкчелегендә узган республика киңәшмәсе кысаларында тотрыклы социаль-икътисадый үсешне тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.
Премьер-министр билгеләп үткәнчә, республика предприятиеләре һәм оешмалары үз производстволарын үстерүне, инвестицион активлыкны дәвам итәләр, логистика һәм сату базарларын төзиләр. Тулаем төбәк продукты 4 320 млрд сум тәшкил итте, җибәрелгән продукция күләме 4742,3 млрд сумнан артып китте. Авыл хуҗалыгы җитештерүе күләме - 289 млрд сум.
Бүген Төркиянең инвестицион үсеш агентлыгы делегациясе, яисә Төркия Республикасы Президенты Администрациясе каршындагы инвестицион офис башлыгы Бурак Даглыоглу һәм аның хезмәттәше Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз әфәнде озатуында ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина белән очрашты.
«Региональ хезмәт базары: трендлар һәм перспективалар» - бүген Казанда «Коммерсант» HR-форумы узды, анда спикерларның берсе ТР ИҮА җитәкчесе урынбасары Игорь Сапунов булды.
ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумының оештыру комитеты утырышында катнашты.
"Барлыгы 16 меңнән артык кунак көтәбез. - диде Татарстан Рәисе. - Минем халыкара визитларым вакытында без «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысаларында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштык. Форум безнең чит ил партнерларында зур кызыксыну уята. Форумның эшлекле программасы бик бай".
«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26.12.2003 ел, №1969-р боерыгы нигезендә «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсының региональ этабы буларак гамәлгә куелды.
Татцентр белән әңгәмә: https://tatcenter.ru/rubrics/razbor/taliya-minullina-my-zadaem-standart-raboty-s-investorami/
2021 ел ахырында Региональ инвестицион стандарт расланды. ТР Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы инвесторлар белән эшләү өчен ни өчен махсус документ кабул итәргә кирәклеген аңлата.
Кабул ителгән стандарт бүгенге көндә регионнарның, шул исәптән республикабызның инвестицион җәлеп итүчәнлеген яхшырту буенча төп инструментларның берсе булып тора. Сүз уңаеннан, ул инвесторлар белән югары эш планкасын алган төбәкләр тәҗрибәсе нигезендә эшләнгән, алар арасында Татарстан да бар иде. Димәк, республика тәҗрибәсе хәзер бөтен Россиягә тарала дип әйтергә була.
Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Татарстан Республикасы Рәисе җитәкчелегендә узган республика киңәшмәсе кысаларында тотрыклы социаль-икътисадый үсешне тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.
12 апрельдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы
КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында Татарстан
Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен инвестицияләр
җәлеп итү буенча бер көнлек белем бирү семинары үткәрде. Чара ел саен
Татарстан инвестиция командасының квалификациясен күтәрү өчен
оештырыла.
2016 елның маенда Озон Татарстанда үз комплексын төзи башлады. Сентябрь аенда Лаеш районында 3,5 мең кв метр мәйданлы склад ачылды. 2019 елда 100 мең кв метр мәйданлы Вайлдбериз логистик үзәге ачылды.